Башкортстанда Украинадагы сугышта яраланып кайтучыларны паралимпия такымнарына алачаклар

Иллюстратив фото

Башкортстан спорт министры Руслан Хәбибов сүзләренчә, Украинадагы сугыштан имгәнеп кайтканнар спортның 19 төре белән шөгыльләнә алачак. Моңа чаңгы узышы, тау чаңгысы, сноуборд, теннис һәм башкалар керә.

Башкортстаннан Украинадагы сугышка китеп имгәнеп кайтучылар һәвәскәр рәвештә паралимпия спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак. Бу хакта хөкүмәт киңәшмәсендә "Ватан сакчылары" ("Защитники Отечества") фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина әйтте, дип яза "РБК".

"Спорт министрлыгы белән берлектә "махсус хәрби операция" (Украинага каршы һөҗүмне Русиядә шулай атыйлар) ветераннарын тернәкләндерү һәм физкультура, спорт аша социаль җайлаштыру эше алып барыла. Безнең республика "махсус операция"дә авыр яраланган сугышчылардан паралимпиячеләр әзерләү өчен федераль мәйданчык була ала", дигән Колсарина.

Әлеге фикерне республика башлыгы Радий Хәбиров та хуплаган. Аның әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнү инвалидларга тыныч тормышка тизрәк җайлашырга булышачак.

Хәбиров әйтүенчә, яраланган сугышчылар арасында спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп түгел, "әлегә ике-өч дистә кеше турында сүз бара, алар безгә яраланганнан соң, һоспиталләрдән соң килә, аларны шундук эләктереп калырга кирәк", дигән ул.

Башкортстан спорт министры Руслан Хәбибов сүзләренчә, Украинадагы сугыштан имгәнеп кайтканнар спортның 19 төре белән шөгыльләнә алачак. Моңа чаңгы узышы, тау чаңгысы, сноуборд, теннис һәм башкалар керә.

  • Узган ел 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышу һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.
  • Июль уртасына булган мәгълүматка күрә, сугыш башыннан бирле Русиянең кимендә биш меңнән артык хәрбие гарипләнеп калган. Бу елның май аенда гына да 279 кеше "хәрби" инвалидлык рәсмиләштергән, ә июньдә – 322. Инвалидлык алган кешеләрнең саны хәзерге вакытта фронтта чынлыкта ничә кешенең авыр яралануын күрсәтми, чөнки инвалидлык алу өчен берничә ай кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!