Татарстан хакимиятләре кибер-һөҗүмнәрдән саклану өчен 7 миллион сумга якын акча бүлеп бирә

Иллюстратив фото

Ярты елда Татарстан дәүләт системнарына кибер-һөҗүмнәр дүрт тапкырга диярлек арткан.

Татарстан президенты эшләре идарәсе мәгълүматларны кибер-һөҗүмнәрдән яклауга 6,7 миллион сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан мәгълүматка таянып, “Коммерсантъ” җиткерә.

Документларга ярашлы, заказ бирүче мәгълүматның читкә таралудан якланган булуын бәяләячәк. Шул ук вакытта хезмәт белән бәйле һәм коммерция сере булган белешмәләр конфиденциаль калырга тиеш.

Июльдә Татарстанның дигитал үсеш министрлыгына сылтама белән РБК республикадагы дәүләт системына беренче ярты еллыкта 1,3 млн тапкыр кибер-һөҗүм ясаганнар дип язды. Бу 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 3,6 тапкырга күбрәк булган.

  • 2022 елда Русия ширкәтләреннән шәхси белешмәләр язылган 667 миллион материал урланган.
  • InfoWatch ширкәте белгечләре шәхси мәгълүматлар таралуның артуын Украинадагы сугыш белән бәйли. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, кулланучыларның белешмәләре берничә мәртәбә читкә таралды, ә дәүләт сайтларына DDoS-һөҗүмнәр еш ясала башлады.
  • Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним һакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.
  • Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: һакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!