Мәхкәмә Котельники шәһәрендәге мөселман үзәген миссионерлык эшендә гаепли

Иллюстратив фото

31 июльдә Мәскәү өлкәсенең Люберецки районы мәхкәмәсе Котельники шәһәре мәхәлләсен 30 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта мәхәлләне яклаган Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә. Моңа кадәр Котельникида җомга намазы вакытында ОМОН рейд үткәргән иде.

Дүшәмбе көнне мәхкәмәдә ике административ эш каралган. Беренче эш нигезендә Котельники мөселман үзәге “миссионерлык эшен алып баруда” гаепле дип табылды. Мәхкәмә моны мөһер сугылмаган “Ислам нигезләре” китабы табылуы белән аңлаткан. Юристлар мәхкәмә карарын шикаять итәчәк.

“Прокуратура ни өчендер экстремистик дип саналмаган, ләкин дини оешманың мөһере сугылмаган әдәбиятны миссионерлык эше дип бәяли. Гәрчә, Конституция мәхкәмәсе билгеләмәсе нигезендә мәчет, гыйбадәтханә миссионерлык эше алып бара торган урын саналмый. Без моны шикаять итәчәкбез”, диде адвокат Марат Ашимов.

Икенче эш нигезендә прокуратура мәхәлләне 9 дүрткел метр зурлыктагы бүлмәне канунсыз куллануда һәм миссионерлык эше алып баруда гаепләгән. Бу маддә нигезендә 1 млн сум штраф салу каралган. Шулай да прокуратураның дәлилләре җитәрлек булмаган. Шул сәбәпле мәхкәмә бу гаепләүне кире каккан.

7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәрде.

БУ ТЕМАГА: Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә ОМОН килгән: мөфтият прокуратурага мөрәҗәгать әзерли

Бу тикшерүдән соң Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Алар куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр итте. Урта Азия вәкилләренең бер өлешен тоткарлаулары да әйтелде. Мөфтияттә бу "мәсхәрәләүче тикшерү"не дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне какшату дип бәяләделәр.

Бер атнадан соң — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Шаһитлар төшергән видеода имам һәм намаз укучыларның комачауламау турындагы үтенечләренә куәт оешмасы вәкилләре колак салмавы күренә. Хәтта ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты. Аяк киемен салу үтенечен куәт оешмасы вәкиле автоматка кагылырга теләү дип кабул итте. Намаз вакытында тавыш чыкты.

Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.

"Бу канунсыз гамәлләр иде. Алар (ОМОН) гыйбадәт вакытында кереп, намазны өзде дияргә була. Үзләрен адекват тотмады. Намаз кыла торган чиста урында пычрак киемнәрдә килделәр. Безнең тарафтан ике маддә нигезендә хокук бозу очрагы күренә. Бу вәкаләтләрне арттыру (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе), вөҗдан һәм дин иреген хокукын бозу (Җинаять кодексының 148нче маддәсе)”, диде ул.

Cәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Мәскәү өлкәсендәге вакыйгалар артында Русия хакимиятенең мөселманнарны бастырып тоту сәясәте ята диде.

БУ ТЕМАГА: "Бу — Русиянең мөселманнарны бастырып тоту сәясәте"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!