Мөселман юристлары Мәскәү өлкәсендәге мәчетләрдә үткәрелгән куәт оешмаларының рейдларына каршы Русия прокуратурасы һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать әзерли. Алар Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә һәм Дзержинскидагы мәчеткә җомга намазы вакытында ОМОН вәкилләренең бәреп керүе канун бозып эшләнгән дип саный. Азатлык адвокат Марат Ашимов һәм сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов белән сөйләште.
7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәрде.
Бу тикшерүдән соң Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Алар куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткызуы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр итте. Урта Азия вәкилләренең бер өлешен тоткарлаулары да әйтелде. Мөфтияттә бу "мәсхәрәләүче тикшерү"не дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне какшату дип бәяләделәр.
Бер атнадан соң исә — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Шаһитлар төшергән видеода имам һәм намаз укучыларның комачауламау турындагы үтенечләренә куәт оешмасы вәкилләре колак салмавы күренә. Хәтта ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты. Аяк киемен салу үтенечен куәт оешмасы вәкиле автоматка кагылырга теләү дип кабул итте. Намаз вакытында тавыш чыкты.
Ике очракта да мөфтият Русия прокуратурасына мөрәҗәгать итте.
Мөфтиләр тышкы дошман эзли
Әйтергә кирәк, ике мәхәллә дә Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәтенә, мөфтият исә Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәтенә буйсына.
17 июльдә Гайнетдин куәт оешмаларының гамәлләрен "Русия дәүләтендә диверсия" дип атады һәм Русия президенты идарәсе башлыгы Антон Вайно исеменә мөрәҗәгать юллады. Ул бу чаралардан милләтчеләр казана диде.
Мондый митинглар — тышкы көчләрнең безнең дәүләтне эчтән таркату өчен оештырган чираттагы провокациясе
Билгеле ки, Равил Гайнетдингә кадәр ОМОН гамәлләренә Русиядәге кайбер мөфтиләр һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров каршы чыкты. Ул ОМОН гамәлләрен "бандитлык" һәм "безнең тылда милләтара тынычлык нигезен какшату өчен оештырылган провокация" дип бәяләде.
Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов Дзержински мәчетенә ОМОНның бәреп керүен хөкем итте.
"Полиция вәкилләре намазга баскан кешеләр белән дошманнары яки хөкем ителгән җинаятьчеләре кебек мөнәсәбәттә булган. Мәхәллә вәкилләре сөйләвенчә, оятсыз һәм дорфа тоткан кайбер полиция вәкилләре дәлилсез көч кулланган’’, диде ул.
Бибарсов мөселман яшьләренең "саулыгы һшм гомере хакына Русиягә хезмәт итүен" искә төшерде. Бу "русия милләтен" таркату өчен эшләнергә мөмкин диде ул.
Мөселманнар арасында ОМОН үткәргән рейдларга каршы митингка чыгарга чакырулар ишетелә башлады. Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов куәт оешмаларының тикшерүенә ризасызлык белдерсә дә, урам җыены үткәрүне "чираттагы провокация" дип атады.
"Мондый митинглар — тышкы көчләрнең безнең дәүләтне эчтән таркату өчен оештырган чираттагы провокациясе", диде ул урам чарасына чыкмаска өндәп.
Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсов полицияне дини йолаларны үтәү турындагы кануннарны хөрмәт итәргә чакырды. Ул алга таба рейдлар үткәрелгән очракта да җомга намазын уздырачакларын әйтте.
Шул ук вакытта рәсми мөфтиләр, мөселман лидерлары Русия хакимияте сәясәтен турыдан-туры тәнкыйтьләмәде, күбрәк читтән дошман эзләүне хуп күрде.
ОМОН урыс милләтчеләре кубызына бииме?
Коммерсантъ язуынча, Котельники шәһәрендәге рейдлар артында "Русская община" дип аталган урыс милләтчеләре оешмасы торырга мөмкин.
Урыс милләтчеләре мөселманнарга каршы акцияләрне дәвам иттерүне һәм мигрантларны илдән кууны сорады
"Әле генә "Русская община" соравы белән полиция торак йортларда урнашкан ике канунсыз мәчеткә барды. 70 кешене "кабул иттеләр". Сөрелгәннәрен көтәбез", дип язып чыкты Telegramда "Русская община ZOV" каналы. Сүз Котельникидагы тикшерүләр турында барды.
13 июльдә, ягъни Дзержински мәчетендәге рейдка бер көн кала, мөселман мәхәлләләрен тикшерүне сораган урыс милләтчеләре төркеме Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты. Алар мөселманнарга каршы акцияләрне дәвам иттерүне һәм мигрантларны илдән кууны сорады.
"Без барыбыз да болай яшәргә ярамаганлыгын аңларга тиеш. Бу тәртипсезлек кылына торган Франция дә, Косово да түгел. Безнең өйдә тәртип булырга тиеш. Илгә керүче мигрантлар шаукымын тиз арада туктатырга кирәк. Алайса социаль шартлау булачак", диелде.
"Без тикшерүчеләрдә тиешле чаралар күрүне сорыйбыз"
Мәскәү өлкәсе мөселманнарын Русия юристлары милли берләшмәсе яклаячак. Котельники эше нигезендә беренче мәхкәмә утырышы 31 июльдә булачак. Аларның хокукын адвокат Марат Ашимов якларга җыена. Моннан тыш, мөселман юристлары Русия прокуратурасына һәм Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгать әзерли. Бу хакта Ашимов Азатлыкка сөйләде.
Бу тәртипсезлек кылына торган Франция дә, Косово да түгел. Безнең өйдә тәртип булырга тиеш.
"Бу канунсыз гамәлләр иде. Алар (ОМОН) гыйбадәт вакытында кереп, намазны өзде дияргә була. Үзләрен адекват тотмады. Намаз кыла торган чиста урында пычрак киемнәрдә килде. Безнең тарафтан ике маддә нигезендә хокук бозу очрагы күренә. Бу вәкаләтләрне арттыру (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе), вөҗдан һәм дин иреген хокукын бозу (Җинаять кодексының 148нче маддәсе).
Без мәхәллә әгъзалары һәм Русия ватандашлары исеменнән Русия тикшерү комитеты һәм прокуратурасына мөрәҗәгать әзерләдек. Алардан тиешле чаралар күрүне сорыйбыз. Бу хәлгә җәмәгатьчелек тә ризасызлык күрсәтә", диде ул.
ОМОН гыйбадәт вакытында кереп, намазны өзде дияргә була. Үзләрен адекват тотмады. Намаз кыла торган чиста урында пычрак киемнәрдә килде.
Шул ук вакытта мәчетләрне тикшерү артында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыккты, ди Ашимов. Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы ОМОН рейдына катнашы булмавы турында "Коммерсантъ"ка белдерде. Русия Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейн белдерүенчә, Дзержинскидагы мәчеттә үткәрелгән рейдка ОМОН һәм Росгвардия хезмәткәрләренең катнашы юк.
"Бу ниндидер абсурд. ОМОН Росгвардиягә буйсына. Безнең илдә теләсә-нәрсә әйтергә мөмкин. Дума депутаты шулай дип әйтсә дә, аны җаваплылыкка тартып булмый. Шуңа да безгә рәсми җавапны көтәргә кирәк", ди ул.
Марат Ашимов мәчетләрдә күпме кеше тоткарлануын белми. Аныңча, әгәр мигрантлар канун бозган булса, алар җавапка тартылачак. Эш — куәт оешмасының гыйбадәт вакытында мәчеткә бәреп керүендә, ди ул.
"Эш шунда ки, тикшерү мәчеттә узды. Һичьюгы, рейдны мөселманнар мәчеттән чыкканда үткәрергә була иде. Хәтта бу да дөрес түгел, чөнки бу — Аллаһка табына торган урын. Монда исә ниндидер махсус операция үткәрелә. Һәрхәлдә, гыйбадәт вакытында мәчеткә бәреп кермәскә, келәмдә аяк киеменнән йөрмәскә була. Бу бернинди кысаларга да сыймый. Моңа карап рейдның нәтиҗәсе артмый бит.
Гыйбадәт вакытында мәчеткә бәреп кермәскә, келәмдә аяк киеменнән йөрмәскә була
Бу читтән провокация кебек тоела. Янәсе, мөселманнардан канун бозуны, ОМОН вәкилләренә сугуны, этеп-төрткәләүне көтеп торалар. Шуннан соң мөселманнар куәт оешмаларына каршылык күрсәтте дип әйтерләр иде. Бу очракта мөселманнар үзләрен дөрес, тыныч тотты, үз фикерләрен сүз белән генә җиткерде", диде ул.
Бу вакыйгалар артында нинди көчләр ятуы турында әйтергә иртәрәк. Бу очракта урыс милләтчеләренең мөрәҗәгатен куәт оешмалары бары кулланды гына дип саный адвокат.
"Мин Котельникида җирле халык ризасызлык белдерә дип ишеттем. Аларны читтән кемдер котыртамы, юкмы — белмим. Бәлки, бу мөселманнарга басым ясар өчен бер сәбәптер. Бүген Котельникида бик күп мөселман, нигездә Урта Азия вәкилләре яши, чөнки анда "Садовод" базары урнашкан. Бәлки, бу кемгәдер ошамыйдыр.
Шикаятьне теләсә кем яза ала. Әгәр теләмиләр икән, ап-ачык дәгъваны да инкарь итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә аларга кирәк икән, теләсә-нәрсәгә ябыша алалар. Бу очракта сәбәп кенә кирәк иде. Миңа калса, махсус көчләр милли оешманы кулланып эш итте. Минемчә, аларның (милләтчеләрнең) мәчеткә бәреп керерлек шикаять язу көче бар дип уйламыйм. Бу бары сәбәп кенә. Бәлки аларга мөрәҗәгать яздыруны сораганнардыр, бәлки, яздырганны кулланганнардыр. Мин үзем дәүләт тарафыннан урыс милләтчеләре төркемен, проектларын хуплый дип уйламыйм", ди ул.
Марат Ашимов мәчетләргә бәреп керү очраклары белән юридик яктан да, сәяси яктан да көрәшергә кирәк дип саный.
"Бу куәт оешмаларының мөселман оешмаларына булган гадәти карашы"
Дәүләт тарафыннан урыс милләтчеләре төркемен, проектларын хуплый дип уйламыйм
"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Мәскәү өлкәсендәге вакыйгалар артында ике версия барлыкка килде дип сөйләде Азатлыкка. Беренчесе — Русия хакимиятенең мөселманнарга карата алып барылучы сәясәтнең дәвамы. Икенчесе — конспирологик фикер, янәсе, Русия хакимиятен какшату өчен мөселманнарны кулланалар.
"Иң элек соңгы вакыттагы вакыйгалар чылбырын ялгарга кирәк. Мәскәү өлкәсендәге ике мәчеткә бәреп керү, Татарстан автоягулык станцияләрендә намаз уку бүлмәләрен ябу, Мәскәүдә яңа мәчет төзү низагы. Мәчетләргә бәреп керү дә шул вакыйгаларның дәвамы булып тора. Мөгаен, алар дәвамлы булачак. Бу — мөселманнарны бастырып тоту сәясәте. Мондый хәлләр Украинадагы "махсус операция" башланганчы да, аннан соң да булды. Бер яктан, дәүләт мөселманнарга уңай мөнәсәбәтен күрсәтә. "Вагнер" фетнәсеннән соң Путин Дагыстанга китте, бүләккә Коръән алды. Икенче яктан, мәчеткә бәреп керәләр, келәмнән аяк киемендә йөриләр, мөселманнарны мыскыллыйлар, куәт оешмасы вәкиле тәһарәт алу йоласына тиешсез фикерен әйтә. Бу — куәт структурасының мөселман оешмаларына карата булган традицион карашы. Мин моны соңгы 25 елда алып баручы сәясәт дип саныйм. Хәзер моңа миграция мәсьәләсе дә килеп кушылды. Аена бер тапкыр булса да Русиянең берәр төбәгендә мондый чаралар уза.
Икенче версия коспирологик фикергә нигезләнә. Янәсе, бу Русиядә фетнә чыгару, ил җитәкчесен тотрыксызландыру өчен эшләнә. Имеш, әлеге гамәлләрне элитаның эчке бер төркеме башкара һәм фетнә вакытында хакимиятне үз кулына алырга тели. Пригожин фетнәсе барып чыга алу ихтималын күренгәннән соң, шуның кебек какшату сәясәтен кылырга телиләр. Монда милләтара мөнәсәбәт, миграция мәсьәләсен кулланалар. Кешегә кайсы версия якынрак, ул шуңа ышана инде", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум