Бүген, 1 августта, Япониядә Пост-Русия азат халыклар форумының җиденче җыены башланды, утырыш Япония парламентында үтте. Бу хакта форумның матбугат хәбәрендә әйтелә.
Җыенда шул исәптән Япония парламентының гамәлдәге дүрт депутаты да чыгыш ясаячак.
"Пост-Русиянең ирекле халыклар форумы"ның "Төньяк Евразиянең яңа киләчәге" дигән алтынчы җыены 28 апрельдә АКШта тәмамланган иде. Ул дүрт көн дәвамында өч шәһәрдә — Вашингтонда, Филадельфиядә һәм Нью-Йоркта үтте. Җыенда милли хәрәкәт активистлары, сәясәт белгечләре Русиянең бүгенге сәяси торышына бәя бирде һәм киләчәктә булачак үзгәрешләргә әзерләнергә чакырды.
Аерым алганда, җыен барышында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова чыгыш ясап, Татарстанның бәйсезлек юлындагы көрәшенә ярдәм сорады.
"Татарстан беркайчан да РФнең өлеше булмады. 1992 елда узган референдумда Татарстан халкының 61%ы республика суверен булырга тиеш дип тавыш бирде", диде ул.
Габдрахманова сүзләренчә, Русия Украинага каршы сугышта җиңү яуласа, татар милләте юкка чыгачак. Ул шулай ук Кытайның йогынтысы да татарлар өчен куркыныч тудыра дип саный.
- Пост-Русия азат халыклар форумының беренче утырышы былтыр май аенда Варшауда узды. Икенче очрашу былтыр июль аенда Прагада үтте. Өченче форум 24 сентябрьдә Польшаның Гдански шәһәрендә ачылды. Дүртенчесе 7-11 декабрьдә Швециянең Һелсингборгында үтте. Быел 31 гыйнварда Брүсселдә, Европарламент бинасында бишенче утырыш узды.
- Быел март аенда Русия баш прокуратурасы Пост-Русия азат халыклар форумын "теләнмәгән оешма" дип тапты.
- Баш прокуратура фикеренчә, Форумның эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".
- Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!