Дональд Трампка Капитолийдагы тәртипсезлекләргә бәйле җинаять гаепләүләре белдерелгән  

Дональд Трамп

Алар Трампның 2020 елда президент сайлауларында җиңелүен танырга теләмәве белән бәйле. Бу – элекке президентка федераль прокуратура ачкан икенче җинаять эше.

1 август, сишәмбе көнне АКШның элекке президенты Дональд Трампка җинаять гаепләүләре белдерелгән. Алар Трампның 2020 елда президент сайлауларында җиңелүен танырга теләмәве белән бәйле, дип җиткерә Америка медиалары.

Гаепләүләрне АКШ Юстиция министрлыгының махсус прокуроры Джек Смит алып барган тикшеренүләр кысаларында белдергәннәр.

Гаепләү дүрт пункттан тора, анда әйтелгәнчә Конгресска президент Джо Байденның җиңүен раслатмас өчен, Трамп исемнәре аталмаган затлар белән җинаятьчел сүз куешкан.

Сүз куешуның максаты – "президент сайлаулары нәтиҗәләрен җыю, исәпләү һәм сертификацияләү процессын какшатырга тырышу" булган, диелә гаепләүдә.

Дональд Трамп, берничә штаттагы рәсми затларга басым ясау өчен, тавышларны санау барышында хәрәмләшүләр булды дигән ялган мәгълүмат кулланган һәм сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырган, дип әйтелә гаепләүдә.

Шулай ук, АКШ Конгрессы президент сайлаулары нәтиҗәләрен сертификацияләгән чакта, Трамп вице-президент Майк Пенсны кайбер штатлардагы сайлаучыларның тавышларын гамәлгә яраксыз дип танырга үгетләгән диелә.

2021 елның 6 гыйнварында Трамп катнашында митинг узганнан соң, аның тарафдарлары АКШ Капитолиясенә һөҗүм итте, бу гамәлләре өчен элекке президентны американнарның хокукларын какшатырга тырышуда да гаеплиләр. Алар Конгрееска Байденның җиңүен расларга комачауламакчы булган диелә.

Гаепләү йомгагын халыкка чыгарганнан соң, Дональд Трампның сайлау алды штабы белдерү ясады. Трампка каршы чираттагы гаепләүләр белдереп, прокуратура сайлау процессына йогынты ясамакчы була, диелә анда. Трамп исә тарафдарларын тыныч протестларга чакырган идем дип искәрткән.

Бу – элекке президентка федераль прокуратура ачкан икенче җинаять эше.

Дональд Трампка яшерен документларны канунсыз саклау турында гаепләү белдерелгән иде. Ул аларны президент вазифасыннан киткәннән соң Дәүләт архивына тапшырмаган диелде.

  • Трамп – АКШның элекке президентлары арасында җинаять гаепләүләре белдерелгән беренче кеше. Үзе ул мәхкәмә эзәрлекләвен сәяси максатлы дип саный.
  • 3 августта Дональд Трамп федераль мәхкәмә каршына басар дип көтелә.
  • Яшерен документлар белән бәйле эш киләсе елның 20 маенда, 2024 елгы президент кампаниясенең беренчел фирка сайлауларын уздырган чакта карала башларга тиеш.
  • Хәзерге вакытта Дональд Трамп Республика фиркасеннән президентлыкка төп намзәт булып тора. АКШ тарихында беренче тапкыр президентлыкка алдынгы намзәтләрнең берсенә карата берничә җинаять эзәрлекләве алып барыла. Бу президент кампаниясе барышына ничек йогынты ясаячагы турында әлегә фаразлар юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!