12 детских прибауток и стихов на татарском (3 часть)

В татарском языке много красивых прибауток и потешных стишков. Предлагаем третью часть подборки для детей разных возрастов. Күңелле һәм файдалы булсын!
Есть чем дополнить наши материалы? Хотите добавить свой вариант или нашли ошибку? Обязательно напишите нам на почту eydetat@gmail.com
Будем рады любому отзыву!

БУ ТЕМАГА: 20 татарских прибауток и стихов для детей
БУ ТЕМАГА: 15 детских прибауток и стихов на татарском (2 часть)

1. Ай, нәни (Әхмәт Гадел)

Күк күгәрчен очадыр,
Зәңгәр күкне кочадыр.
Минем улым бәү-бәү итә,
Йолдызларда очадыр.

Әлли-бәлли-бәү, нәни,
Йоклап китәр бу бәби.
Җылы моңнар канатында
Үсеп җитәр бу нәни!

Күгәрченнәр күкләрдә
Очалар җим чүпләргә.
Үсеп җиткәч, минем улым
Үрнәк булыр күпләргә.

2. Бәлли-бәү (Җәвад Тәрҗеманов)

Акбай, Акбай, өрмә син, өрмә син!
Тавышланып йөрмә син, йөрмә син!

Кызым белән без икәү
Йоклыйк инде, бәлли-бәү.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.

3. Мияу! (Роберт Миңнуллин)

Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.

4. Чебиләр (Мәхмүт Хөсәен)

Өй алдында чебиләр:
"Чип-чип-чип!" — дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.

5. Тәп-тәп бас (Хәлим Исмәгыйлев)

Әйдә, улым,
Киттек тәп-тәп!
Атлап шәп-шәп,
Таза бас!

Тәп-тәп атла,
Йәт-йәт атла,
Ялгыш басма,
Ипләп бас!

6. Бии-бии үс, әйдә (Әминә Бикчәнтәева)

Ары да килеп биисең,
Бире дә килеп биисең,
Бире дә килеп биисең,
Киткәнеңне белмисең.

Бигрәк матур биисең шул
Кечкенә Гөлсинәбез,
Егылсаң да еламыйсың,
Сине шуңа сөябез.

Сиңа бер яшь тулганына
Өч ай гына бит әле,
Биеп кенә, җырлап кына,
Тизрәк үсеп җит әле.

БУ ТЕМАГА: Әлли-бәлли-бәү! 7 татарских колыбельных

7. Чәбәкәй (Хәкимҗан Халиков)

Минем сеңлем Тәнзилә
Әлегә бик бәләкәй.
Ә шулай да инде ул
Итә белә чәбәкәй.

Менә шулай, менә шулай
Итә белә чәбәкәй.

Әллә инде шуңарга
Сеңлем бигрәк сөйкемле.
Чәбәк-чәбәк иткәндә
Очып китәр шикелле.

Менә шулай, менә шулай
Очып китәр шикелле.

Көн дә көтәм мин аның
Тып-тып йөреп киткәнен.
Ул чәбәкәй иткәндә,
Беркөн биеп киткәнмен.

Менә шулай, менә шулай
Үзем биеп киткәнмен.

8. Кәккүк (халык иҗаты)

Кәккүк, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык.
Галиянең өстенә
Матур күлмәк биреп чык.

9. Тор, тургай! (халык иҗаты)

Тор, тор, тургай,
Таң, таң ата бугай.
Тургай, кил, чыпчык, чык,
Чырык, чырык, чырык!

10. Хайваннарны чакыру (халык иҗаты)

Чакырабыз кәҗәне:
— Кәҗ-кәҗ-кәҗ!
Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

Чакырабыз маэмайны:
— Маһ-маһ-маһ!
Маһ-маһ-маһ!

Чакырабыз аткайны:
— Бах-бах-бах!
Бах-бах-бах!

11. Лап-лап (Ренат Харис)

Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.

Аюга ни булган?
Аюга ни булган?

Берни дә булмаган —
куян туп уйнаган,
тупка каты типкән,
туп очкан да киткән,
төшкән ул чокырга,
чокырда чытырман.

Аю тупны күргән,
алып менеп биргән.

12. Беренче адым (Әминә Бикчәнтәева)

Камил әле бик кечкенә,
Үрмәләп йөри инде,
Ә чыршыга бүген менә
Ул тәпи-тәпи килде.

Бүлмәсеннән залга хәтле
Килде берүзе генә,
Ул үзе дә бик куанды,
Куандырды безне дә.

— Әттәтә, әттәтә,
Камил йөри башлаган,
Яңа елны тәпи басып,
Зур үсеп каршылаган.

БУ ТЕМАГА: Табышмаклар! 30 детских загадок на татарском

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!

Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​

БУ ТЕМАГА: Детские сказки и произведения на татарском языке