Русияләргә хакимиятләр сайлап алган 40 әсбап йөкләнгән гаджетлар гына сатылачак

Иллюстратив фото

Алар  арасында “Яндекс”, “Вконтакте”, "Дзен", "Одноклассники", OK Live, Mir Pay түләү системы һәм дәүләт телеканалларының (әйтик “Беренче канал”, “НТВ”) әсбаплары бар.

Русия хөкүмәте мобиль җиһазлар һәм компьютер техникасы, шулай ук Smart TV функцияле телевизорлар җитештерүчеләргә яңа тыю керткән. Хәзер алар русияләргә хакимиятләр сайлап алган 40 әсбап йөкләнгән гаджетларны гына сата алачак. Алар арасында “Яндекс”, “Вконтакте”, "Дзен", "Одноклассники", OK Live, Mir Pay түләү системы һәм дәүләт телеканалларының (әйтик “Беренче канал”, “НТВ”) әсбаплары бар.

Әсбапларның киңәйтелгән исемлеген Русия премьер-министры Михаил Мишустин раслаган, дип хәбәр итә “Интерфакс”. Ул киләсе елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.

Русиядә сатылган смартфоннарга, планшетларга, компьютерларга һәм Smart TV функциясе булган телевизорларга Русия програмнарын урнаштырып сатуны мәҗбүриләүче канун 2021 елның апрелендә гамәлгә керде. Бу програмнарны Дигитал үсеш министрлыгы сайлап ала.

Русия програмнары урнаштырылмаган җиһазларны саткан өчен 200 мең сум штраф каралган. Хөкүмәттә әйтүләренчә, бу канун – “чит ил бизнесы белән көндәшлектә гадел кагыйдәләр урнаштыру омтылышы”.

  • 2021 елда дөньядагы иң зур ширкәтләрнең берсе – Apple Русия әсбапларын урнаштырып гаджетлар сатудан баш тартты һәм Русия базарыннан китү белән янады.
  • Кытайның Huawei һәм Xiaomi ширкәтләре, Көньяк Кореянең Samsung корпорациясе Русиянең бу таләпләрен үтәргә ризалашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!