Татарстан транспорт министрлыгы Казан автобусларында җилләткечләр куярга кирәкме дигән сораштыру башлаткан

Архив фотосы

Казанда яшәүчеләргә юл йөрү бәясен 30 процентка арттырып, кулланылыштагы автобусларга кондиционерлар куяргамы, яки аларны куймаска һәм юл йөрү бәясен элеккечә калдырыргамы, дигән сорау бирелә. Кондиционер мәсьәләсен яңа автобуслар алган чакта хәл итеп бетерүне дә сайларга мөмкин.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында кешеләрнең Казан җәмәгать транспортына кондиционерлар кую мөрәҗәгатен караганнар. Бу уңайдан министрлыкның “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә Казанда яшәүчеләр өчен сораштыру уздыра башлаганнар.

Татарстан транспорт министрлыгында әйтүләренчә, Казан башкарма комитеты белән берлектә кондиционерлар куелган 263 автобус сатып алырга ниятләнә.

Казанда яшәүчеләргә автобусларга җилләткечләр кую белән бәйле проблемны түбәндәгечә хәл итәргә тәкъдим ителә:

  • Юл йөрү бәясен 30 процентка арттырып, кулланылыштагы автобусларга кондиционерлар куярга,
  • Кондиционерлар куймаска һәм юл йөрү бәясен элеккечә калдырырга.
  • Кондиционер мәсьәләсен яңа автобуслар алган чакта хәл итеп бетерү

Июль ахырында Татарстан автотранспорт оешмалары республиканың транспорт министрлыгыннан Казан автобусларына җилләткечләр куюны сорады. Быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә, ди алар. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, “салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә” тәкъдим иттеләр.

  • Татарстан автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков автобусларга җилләткечләр кую чыгымын транспорт министрлыгы капларга тиеш дигән иде. Әгәр бу юлчы ташучы ширкәтләр кесәсеннән чыгачак икән, юлда йөрү бәяләре артуына китерәчәк, ди ул. Бер автобуска кондиционер сатып алуның исә 700 мең сумга төшәчәге искәртелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!