Курган өлкәсе Эчкен (Юлдус) авылындагы янгынга өч айдан артык вакыт узды. 228 йорты янып беткән салага хакимият төрле ярдәм чаралары вәгъдә итте. Бүгенге көндә авылда бары 100гә якын йорт, ягъни зыян күргән гаиләләрнең яртысына гына торак төзелә. Йортларның шактый өлеше хакимияткә бәйле булмаган оешмалар ярдәме белән салына.