Татарстан мөфтие вазифаларын вакытлыча башкаручы Илфар Хәсәнов Кол Шәриф мәчетендәге хәлне тикшерүне сорап республика прокуратурасына, тикшерү комитетына һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итә. Ул Татарстан мөфтиятенә хокукый ярдәм күрсәтәчәген әйтә.
Илфар Хәсәнов бер үк вакытта Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы вазифаларын да башкара. Үзенең гаризасында ул блогерны тикшерүне сорый. Аныңча, “кызның провокацион гамәле татарларның дини хисләрен рәнҗетә”. Хәсәнов Кол Шәриф мәчетен татарларның бабаларына хөрмәт күрсәтү урыны булуын искәртә. “Күңел ачу һәм биюләр дини кешеләргә гыйбадәт кылырга комачаулый”, дип өсти ул.
Адвокат Руслан Нәгыев билгеләп үткәнчә, блогер Русия Җинаять кодексының 148нче маддәсен бозган дип санала ала. Ул гыйбадәтханәдә дини хисләрне мәсхәрәләүдә гаепләнергә мөмкин. Бу очракта блогерны өч елга ирегеннән мәхрүм итү янавы ихтимал.
Кол Шәриф мәчетендә биегән кызның видеосын күп пабликлар чыгарды һәм шуның белән ул танылу алды. Казан кунагын бу хәл бик шатландырганын әйтте. Видеода ул татарча "Әпипә" җырын башкарып бии.
Шуннан соң Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте бу видео уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Рәсми дин әһеле бу кызның кыланмышы Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган шартларында хөкем итүен әйтте.
"Мондый кыланыш махсус хәрби операция шартларында да мыскыллауга: солдатларыбыз, шул исәптә мөселманнар да, безнең тыныч-имин тормыш хакына кан түккән көннәрдә бию биюләр һәм һайп ясау бөтенләй урынсыз булып тора. Солдатлар хәрби кырларда безнең рухи кыйммәтләр, гомумкешелек әхлакый кагыйдәләр өчен көрәшә! "Кол Шәриф"тә һәм Татарстанның башка мәчетләрендә мәхәлләләр алар өчен дога кыла, һуманитар йөкләр җибәрү өчен акча җыя, терәкне белдерү өчен хәрби частьләргә йөри... " диде Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар Хәсәнов.
Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә Русия башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!