Казанның инклюзив студияләре илкүләм парафестиваль лауреатлары булды

Тамашадан күренеш, Елена Гредюшко фотосы

Казандагы "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе һәм "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясе 20-22 август Самарда узган "Театр - тигез мөмкинлекләр территориясе" дип аталган IV Бөтенрусия парафестивалендә лауреат исеменә лаек булды.

"Э-моция" иҗади инклюзив студиясенең "НормальНо" тамашасы "Иң яхшы интерактив спектакль" номинациясендә җиңү яулады. "Иң яхшы дебют" номинациясендә "Ихлас" иҗади һәм менталь үсеш студиясенең "Ихласлык" спектакле аерым билгеләп үтелгән.

Бу хакта Азатлыкка "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина хәбәр итте.

БУ ТЕМАГА: "Э-моция" студиясе яшәргә өйрәтә

— "Э-моция" студиясе бу фестивальдә ике ел узгач кабат катнашып, яңадан лауреат булды. Спектакльләр дәрәҗәсе бик нык күтәрелде. Шуңа күрә җиңүчеләр арасында булу һәм Казан инклюзив студияләренең югары бәяләнүе аеруча күңелле, - диде "Э-моция" студиясе режиссеры Неля Суркина.

— "Ихлас" мондый чараларга барган саен — бу аның катнашучылары өчен яңа үрләр яулау, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен баету, - ди "Ихласлык" спектакленең режиссер-педагогы Юрий Блинов.

— Шулай ук, бу аларга бер-берсе белән, башка җирләрдән килгән балалар белән аралашу мөмкинлеге, димәк, яңа казанышлар. Болар барысы да балаларның күпкырлы үсешенә уңай йогынты ясый, - ди "Пирамидка" дуслык һәм үсеш йорты җитәкчесе Наталья Авдеева.

  • Фестивальгә барлыгы 53 гариза бирелгән булган. Мәскәү, Казан, Уфа, Ижау, Самар өлкәсе театр коллективларының 15 спектакле генә лауреат исеменә лаек булган.
  • Тамашалар "СамАрт" театры һәм "Дирижабль" концерт-театр комплексы мәйданчыкларында онлайн һәм офлайн форматта узган. Шулай ук Самар дәүләт мәдәният институты катнашында инклюзив спектакль куюда белем бирү програмы үткәрелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!