Азат Мифтаховка яңа җинаять эшен колониядә телевизор караганда әйткән сүзләре өчен ачканнар

Азат Мифтахов

Тоткыннар телевизордан нинди тапшыру караган, Мифтахов нәрсә дип әйткән булган – монысы билгеле түгел.

Математик, Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховка каршы террорчылыкны аклау турындагы җинаять эшен (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 1нче өлеше) башка тоткыннар белән телевизордан тапшыру караган чакта белдергән фикерләре өчен ачканнар. Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркинага сылтама белән “Медиазона” хәбәр итә. Тоткыннар телевизордан нинди тапшыру караган, Мифтахов нәрсә дип әйткән булган – монысы билгеле түгел.

Кичә, 29 августта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тикшерүчесе Мифтаховка “террорчылык эшчәнлегенә чакыру маддәсе” нигезендә җинаять эше ачылу карарын күрсәткән. Бу хакта Сидоркина ТАССка сөйләгән иде.

Аның әйтүенчә, Мифтаховтан шикләнелүче буларак сорау алганнар иде. Азат адвокатыннан башка күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан диелде.

Яшь татар галиме Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачулары 25 августта билгеле булды.

Ә аңа кадәр – 17 августта Росфинмониторинг Мифтаховны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертте. Математикка каршы яңа җинаять эшен ни сәбәпле ачулары билгеле түгел иде.

Мифтаховны 2021 елның гыйнварында хулиганлык турындагы эш нигезендә алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткәннәр иде. Былтыр апрельдә кассация мәхкәмәсе аның җәза мөддәтен биш ел тугыз айга калдырды. Математик Киров өлкәсенең 17нче төзәтү колониясендә утыра. Галим 2023 елның 4 сентябрендә иреккә чыгарга тиеш, әмма аны якыннары аны азат ителгәч тә, кабат тоткарларга мөмкиннәр дип сагая.

Белешмә: Азат Мифтахов
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.
Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.
Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.
"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!