Азат Мифтаховның әнисе: "Улымның тормышын чәлпәрәмә китерделәр"

Азат Мифтахов

Галим, сәяси тоткын Азат Мифтаховка каршы яңа җинаять эше ачулары турында 25 август билгеле булды, ә аңа кадәр, 17 августта Росфинмониторинг Мифтаховны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертте. Азатны төрмәдән чыгармаска мөмкиннәр, әмма туганнары яхшыга өметен өзми.

Галим Азат Мифтахов иреккә 4 сентябрь чыгарга тиеш, әмма төрмәдән аның бу вакытта чыгарылуы икеле. Аңа каршы яңа җинаять эше ачылды, ул кешеләрне террорчылыкка чакыруда шикләнелә.

Сәяси тоткынның әнисе Гөлнур Хөсәенова Азатлыкка улына карата яңа җинаять эше ачылуы турында медиадан ишеткән, ул вакытта әле рәсми белдерүләр юк иде. 29 август бу хәл расланды. Адвокат Светлана Сидоркинага ФСБ җинаять эшенең ачылу карарын күрсәткән. Азат Мифтахов "террорчылык эшчәнлегенә чакыру маддәсе" (Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 1нче өлеше) нигезендә җинаять кылуда шикләнелә. Мифтаховтан шикләнелүче буларак сорау алганнар, әмма Азат адвокатыннан башка күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

Кайдан чыккан бу җинаять эше - ачыклык юк. Азат Мифтахов башка тоткыннар белән телевизордан тапшыру караган чакта фикерләр белдергән, шул яңа җинаять эшен ачарга сәбәпче булган дигән фаразлар бар. Бу сүзләр май аенда ук әйтелгән диелә. Нинди тапшыру, нинди каналда, Азат төгәл нинди фикерләр әйткән - билгеле түгел.

Гөлнур Хөсәенова куәт хезмәтләре ни өчен моны әле генә казып чыгардылар соң дип аптырый. "Мин моны аңлый да, кабул да итә алмыйм. Нәрсә эшләде Азат аларга шулкадәр, ни өчен чат ябыштылар улыма", дип өзгәләнә әни кеше.

Гөлнур Хөсәенова

— Без барыбыз да Азатның төрмәдән чыгуына әзерләндек. Машинада ирем, Азатның хатыны (Елена Горбань - ред.) белән бергә каршы алырга барырбыз дип килештек. Кодагыйлар да киләбез диде, алар кызым, әнием, сеңелләрем белән өйдә табын әзерләп көтәр диештек. Август урталарында ук бу җинаять эше ачылуы турында сөйли башладылар, имеш-мимешләр дип кенә кабул иттем, ә бу хәбәр раслангач, коелып төштем. Өстемә кайнар су сипкән кебек булды. Халәтемне аңлата алмыйм, үксеп елап хәл ителсә иде, ичмасам, — дип тезеп-тезеп сөйли әни кеше. — 2019 елдагы халәтемә кире кайттым. Кайда бәрелергә белмичә югалып калган идем. Курку биләп алган иде. Хәзер дә шулай. Әле мине өмет яшәтә иде, бу елларны ничек яшәгәнемне үзем генә беләм, хәзер канатларны кисеп ташлаган кебек. Нишләргә?!

Балам болай да нахакка утырды, ни өчен тагын җинаять эшен ачалар? Нигә шулкадәр каныктылар Азатка? Нәрсәдән куркалар? Бу сорауларга җавабым юк. Бигрәк мәкерле эш итәләр. Баланың чыгарга тиешле вакытына туры китереп. Кешенең өметләнгәнен беләләр бит, шулкадәр авыр кичерәм моны. Бөтен планнарым чәлпәрәмә килер микәнни соң?!

БУ ТЕМАГА: "Дүрт ел көткәнне дүрт ай көтәрмен". Азат Мифтаховның әнисе улының төрмәдән чыгуын көтә

Гөлнур Хөсәенова улы белән соңгы тапкыр майда очрашты. Киләсе очрашу августта булырга тиеш иде. Иреккә чыгарга озак вакыт калмый, каршы алырга гына барырбыз дип сүз куешканнар. Августтагы очрашуга Азатның хатыны Елена Горбань барырга тиеш иде, әмма бармый калды, чөнки ирен ШИЗОга яптылар.

Азатны аерым камерага 26 августта утырттылар. Бу аның бер ел эчендә инде өченче ШИЗОсы. Аны төрле вак-төяк сәбәпләр белән аерым камерага, кырыс шартларга утырттылар. Берсендә, имеш, Азат Мифтахов төрмә хезмәткәренең камерада җыештыру вакыты кисәтүен исәпкә алмаган. Азат үзе туганнарына андый таләпләр куелганы булмавын, андый хезмәткәрне күрмәвен, каршы чыгу очраклары булмавын да аңлаткан. Бер очракта галимнең "тумбочка"сында исемлеккә теркәлмәгән әйбер ятканын да аерым теркәгәннәр иде, аның өчен дә ул җәзага тартылды. Хәзер ул ШИЗОда 3 сентябрьгә кадәр тотылачак.

— Аның анда ни кеше белән сөйләшерлек мөмкинлеге юк, китап кертергә дә ярамый, дәфтәр дә, каләм дә ярамый. Безгә шалтырата да, хат та яза алмый. Бик кырыс шартлар анда. Тәбәнәк кенә бер карават, анда рөхсәтсез утырырга да, ятарга да ярамый. Азат баш авырту белән интегә, чыдый алмагач, утырганга да эләкте үзенә. Ни өчен шулай җәзалыйлар кешене, нәрсәгә ирешергә телиләр — һич аңламыйм. Төрмә эчендә төрмә булып чыга. Ул ШИЗОны авыр сынау дип әйтә иде. Ничек хис итә үзен, ниләр турында уйлый балам, нинди ярдәм кирәк - бер хәбәр дә юк, — ди Гөлнур.

БУ ТЕМАГА: Русия хакимиятләре Азат Мифтаховны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән

Гөлнур Хөсәенова улының төрмәдән чыгуына аны хастаханә белгечләренә күрсәтергә планлаштырып куйган булган.

Мин һаман да яхшылыкка өметләнәм, чөнки ул өметемне дә югалтсам, ничек яшисе?!

— Ул болай әйбәт күренә, әмма тешләре төшкән, авырта. Ашаган ризыгы витаминсыз, файдасыз. Сәламәтлеге өзлеккән аның. Рәткә китерәсе иде аны. Теш табибына йөртергә дип әзерләнеп тә куйган идем, — дип дәвам итә ул. — Әмма хәзер ничек булыр - бер Аллаһ белә. Мин һаман да яхшылыкка өметләнәм, чөнки ул өметемне дә югалтсам, ничек яшисе?! Якыннарым минем өчен курка, борчыла. Узган ел ике ай хастаханәдә ятып чыктым. Анда бик авыр хәлдә эләктем, чак аякка бастырдылар. Якыннарым шул хәл тагын кабатланыр дип курка. Ә мин ни генә булмасын, барыбер көчле булырга тиешмен. Улымны күрәсем килә, аның белән очраша алсам, аңа көч бирергә тиешмен.

3 сентябрь мин, ирем, Елена - барыбыз да Азат утырган төрмәгә барачакбыз. Омутнинскига адвокат Светлана Сидоркина да килергә тиеш. Бу җинаять эше ничек ачылды, шулай ябылып, улымны өйгә алып кайту турында хыялланам.

Бик авыр кичерәм бу хәлләрне. Азатны уйлыйм, аның тормышын чәлпәрәмә китерделәр. Гомеренең иң матур елларын тартып алып, төрмәгә тыктылар. Нахакка, барысы да нахакка булды бит. Инде аңа түзәр идем, көтеп алдым бит бу 4 сентябрьне, әмма яңа "срок" бирсәләр, ничек кичерермен — белмим. Аның каравы, балам исән-сау бит әле, мин аның белән күрешә алам, ә кемнең баласы җир куенында ята, дип тынычландырам үземне.

БУ ТЕМАГА: ФСБ "Сеть" оешмасының "Мәскәү бүлеге" эше нигезендә Азат Мифтаховны тикшерә

Гөлнур Хөсәенова берничә ай элек Азатлыкка Азатка җинаять эшен ачарга мөмкиннәр дип борчылып сөйләгән иде. Аңа һәм Елена Горбаньгә "Сеть" эше нигезендә хөкем ителүчеләрдән сорау алынганы һәм Азат Мифтахов турында да сораштырганнары турында билгеле булган иде.

Галимнең әнисе Русиядә Азат Мифтахов турында башка елларга караганда азрак сөйлиләр, язалар дип билгели. Соңгы бер елда вазгыять тә, кешеләр дә үзгәрде, ди ул. Кешеләр борчыла, Азат турында сораша, әмма аның турында ачык фикер әйтүчеләр кимеде. Моның сәбәбе - курку, ди ул. Галимнең иреккә чыгаруны таләп итүләр бары тик чит илгә китүчеләрдән чыга, ди ул. Әмма шулай булуга карамастан, Азатка, аның гаиләсенә матди ярдәм күрсәтүчеләр дә бар, дип рәхмәт белән искә ала Гөлнур Хөсәенова.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!