Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре Азат Мифтаховны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән


Азат Мифтахов, 2021 ел фотосы
Азат Мифтахов, 2021 ел фотосы

Математик Азат Мифтахов Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән. Ул хулиганлык маддәсе нигезендә утыра, хокук яклаучылар аны сәяси тоткын буларак тасвирлый.

"Сота" басмасы язуынча, хулиганлык нигезендә хөкем ителгән булса да, математикка карата террорчылар исемлегенә кертелү кебек чаралар күрелергә тиеш түгел. Шулай да, февраль аенда берничә чыганак Мифтаховка каршы "Сеть" оешмасы белән бәйле яңа җинаять эше ачылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

"Сеть" оешмасына каршы җинаять эше ФСБ тарафыннан 2017 елның октябрендә ачылды. Аның нигезендә Пенза, Петербур һәм Мәскәүдән 11 кеше тоткарланды, соңыннан кулга алынды. Тикшерү ягы фикеренчә, яшьләр терактлар кылу һәм хакимиятне бәреп төшерү максаты белән берләшмә төзегәннәр. Гаепләнүчеләрнең күбесе ФСБ ялганлый дип белдерде, шулай ук, алар үзләрен җәзалауларын сөйләделәр.

Белешәмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG