Дөньяның төрле илләрендә математик Азат Мифтаховны яклау чаралары узды

Вильнюста Азат Мифтаховны яклау чарасы

Теләктәшлек чарадары Литва, Чили, Франция, Канада һәм башка илләрдә уза.

2 сентябрь дөньяның төрле шәһәрләрендә Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны яклап урам чаралары уза. Хулиганлыкта гаепләнеп, алты елга утыртылган Мифтаховка "террорчыклыкны аклау" маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды.

Вильнюстагы теләктәшлек акциясе Русия илчелеге каршында үтә. Чарада утызга якын кеше катнаша. Катнашучылар "Азат Мифтаховка азатлык", "Азат – димәк, ирекле" язулы плакатлар белән тора.

Вильнюста Азат Мифтаховны якларга чыгучылар

Пикетка чыгучылар арасында шулай ук Чилидагы Федерико Санта Мария техник университеты, Франциянең Гренобль университеты вәкилләре, Канаданың Ванкувер шәһәреннән математик бар.

"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мифтахов 4 сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш, әмма аны шул ук көнне "террорчылыкны аклау"да гаепләү белдерәчәкләр дип кисәткәннәр – һәм аны яңадан рәшәткә артына озату ихтималы бар.

Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу хакта күптән кисәтеп килә. Моңа кадәр FreeAzat төркеме Мифтаховны "Сеть" эшенә бәйләргә тырышалар дип чаң суга иде, 31 августта Мифтаховның яңа җинаять эшенең 2018 елда Архангельски ФСБ бинасын шартлаткан Михаил Жлобицкий турындагы белдерүләргә бәйле булуы ачыкланды.

БУ ТЕМАГА: Азат Мифтаховның әнисе: "Улымның тормышын чәлпәрәмә китерделәр"

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!