Патрушев ягулык җитмәү аркасында кыр эшләре тукталырга мөмкин дип белдерде

Иллюстратив фото

Иң соңгы чара буларак Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны  вакытлыча туктатып торырга тәкъдим иткән

Ягулык җитмәү сәбәпле авыл хуҗалыгы өчен елның иң мөһим чорында кыр эшләре тукталырга мөмкин. Бу хакта Думаның контроль һәм аграр мәсьәләләр комитетлары утырышында Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде.

“Бездә ягулыкның ни кадәр булуы белән бәйле проблемнар бар. Без хәзер урып-җыю эшләрен дә туктатачакбыз, уҗым да чәчеп булмаячак. Бу – фаҗига булачак”, дигән ул. Бу хакта “Интерфакс” җиткерә.

Иң соңгы чара буларак Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим иткән

Русия энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин исә авыл хуҗалыгы министры кыр эшләрен төгәлләү өчен, ноябрьгә кадәр 500 мең тонна ягулыкка ихтыяҗ бар дип әйтте дигән. Хәзерге вакытта нефть ширкәтләре белән бу кирәкле күләмнәрне тәэмин итү мәсьәләләре дә хәл ителә диелә.

  • Русиянең кайбер төбәкләрендә бензин һәм дизель җитмәве турында хәбәрләр фонында ягулыкка бәяләр дә үсә. Мәсәлән, "Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында унынчы тапкыр бензинга бәя арттырды.
  • Июль башында активист Альберт Рәхмәтуллин, бензинга бәя арту сәбәпле, Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим иткән иде.
  • “Мин икътисадчы түгел, әлбәттә, шуңа гади кеше буларак әйтәм – безне кабат талыйлар! Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм. Нефть олигархлары безне талый!" диде активист.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!