Татарстанда "РОСТКИ" Русия-Кытай форумына Синҗан төбәге вәкиле дә килгән

Казан Экспо. Архив фотосы

Форумда 24 илдән һәм Русиянең 57 төбәгеннән 5,5 мең вәкил катнаша.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо"да "РОСТКИ" беренче Русия-Кытай форумын ачты. Татарстан президенты әйтүенчә, "яңа шартларда җитештерү өлкәсенең ныклылыгын артттыру" – мөһим бурыч булып тора.

Ул форум кысаларында 11 төп юнәлеш буенча 47 сессия әзерләнүен искәрткән. Форумда Кытай машиналары күргәзмәсе оештырылган.

"Көнбатыш партнерларыбызның яңа чикләүләрен исәпкә алып, Кытай машиналары бик лаеклы һәм аларга ихтыяҗ зур дип саныйм", дигән Миңнеханов.

Әйткәндәй, күптән түгел Татарстанда яңа автомобильләр базарында Кытайда җитештерелгән машиналараның өлеше 65,1 процентны тәшкил итүе билгеле булган иде.

Форумда Синҗан-Уйгыр автоном төбәге хөкемәте рәисе урынбасары Мәрдән Мугет та катнаша.

Ул Русия белән Кытай хезмәттәшлеге "югары дәрәҗәдә" булачагына ышанычын белдерде.

Мегут шулай ук Татарстан вәкиләрен Синҗанга, "аның матурлыгын күрергә" чакырды.

"РОСТКИ: Русия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" беренче халыкара форумы "Казан Экспо"да 7-8 сентябрьдә үтәчәк.

Анда сәүдә, логистика, финанслар, энергетика, файдалы казылмаларны тирәк эшкәртү, технологияләр, сәнәгать кооперациясе һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре каралачак.

Форумда 24 илдән һәм Русиянең 57 төбәгеннән 5,5 мең вәкил катнаша.

  • 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм таралган стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары турында даими хәбәр ителә.
  • Элек Татарстанга еш килеп торган, Казанны үз мәркәзе санаган Көнчыгыш Төркестан татарларының күбесе белән соңгы елларда бернинди дә элемтә юк иде. Казанда исә шул яклардан әле элекке елларда килеп калган 80гә якын студент белем ала, тик Кытайның шомлы сәясәте алар язмышына да кагыла башлады. Өремче шәһәреннән килеп Казанда укучы Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр Кытайга кире җибәрмәүне сорап Татарстаннан яклау да сораган иде.
  • Шул ук вакытта Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә активлаша бара. 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.
  • 2017 алдан башлап Кытайдан Татарстанга тауар кертү кискен артты. Республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан кара металлар һәм йөк машиналары сатып ала.
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
  • Русиядә санкцияләр аркасында иң зур зыян күргән тармак ул - автомобильләр базары. Чит ил маркалары Русиядән китте, аларның машиналары сатылмый башлады. Русия белән Кытай арасында автомобиль сату-алу әйләнеше 40,6%ка җитте.
  • 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны кактылар. Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак.
  • Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!