Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарлана

Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбиенең мәете. Иллюстратив фото

Инвалид ирне сугышка колониядән җибәргәннәр. Ул саклану министрлыгы белән контракт төзеп киткән. Апасы хәрбинең җәсәден кайтарырга булышуны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать итүен сөйли, тик Башкортстан башлыгы аны кара исемлеккә тыккан диелә.

Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарлана. 32 яшьлек Айрат Махиянов сугышка Салават шәһәрендәге төзәтү колониясеннән киткән булган, дип җиткерә "Пруфы".

Хәрбинең апасы әйтүенчә, инвалидлыгы булуга да карамастан, ир саклану министрлыгы белән контракт төзегән булган. Соңгы тапкыр 23 августта элемтәгә чыккан һәм "өч көнгә куркыныч сугышка китәм" дип әйткән.

Айрат Махияновның туганнары аның үлергә мөмкин булуы турында бергә хезмәт иткән иптәшеннән 1 сентябрь көнне белгән.

"Ул 29 августка каршы үлгән. Снарядтан яраланган, янтыгына кергән булган, каны аккан. Һоспиталгә тугыз чакрым калган булган. Аңа шалтырата алдым, хезмәттәше телефонны алды да "кулымда үлде" диде. Йә аны сугыш кырыннан алып чыкмаганннардыр, кем белә. Иптәше хәрби комиссариатка һәм саклану министрлыгына шалтыратыгыз, монда күпләп сасып яталар диде", дип сөйләгән ул.

Хәзерге вакытта туганнары Айрат Махияновның җәсәде кайда булуын белми һәм аны җирли алмый диелә.

Бу уңайдан туганнары Дондагы Ростов моргына да, төзәтү колониясенә дә, Учалы хәрби комиссариатына да шалтыратып караган, берни белә алмаганнар.

"Ул ярты ел Украинада хезмәт итеп соңрак кешечә яшәргә, дәваланырга теләгән иде. Аның сугыштагы кушаматы – Махно. Ул инвалид, тыныч. Мин Хәбировка мөрәҗәгать итәргә теләдем, әмма ул мине кара исемлеккә тыкты. Туганымны тизрәк кайтарырга иде", дип сөйләгән хәрбинең апасы.

  • Русиянең Украинадагы сугышка тоткыннарны да җибәрүе былтыр ук билгеле булды. Башта аларны сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте аша озаттылар. Быел исә тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлавы хәбәр ителде.
  • Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында Русиянең этник төркемнәренең чамадан күбрәк үлүен өйрәнә. Бу сугышта төрле халык вәкилләре гомум үз саннарына караганда күбрәк үлә ди ул. Хәзер Башкортстаннан үлемнәр күбәйде, татар-башкорт исемнәре ешая, ди белгеч. Моны Азатлык хисабы да раслый.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Татарстаннан исә - 610.
  • Сәясәт белгече Аббас Галләмов бу сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны күпкә зуррак дип саный. Хакимиятләрнең төп максаты — Украинадагы сугышында үлгән һәм яраланганнар санын яшерү, ди ул. "Һәлак булучылар саны Азатлык теркәгән саннан күпкә зуррак, әлбәттә. Сугышның масштабын күзаллаганда да, меңнәрчә кешенең мәетен күргәндә дә, Русия буйлап үлүчеләр бихисап дигән нәтиҗә ясап була", ди белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!