"Бер улыбызны булса да калдырсыннар иде". Себердәге татар авылларына сугыштан табутлар кайта

Омавыл (Омь) – Новосибирски өлкәсенең Куйбышев районында урнашкан татар авылы

Новосибирски өлкәсенең көнбатышында татар атамалары бик күп: Тартас елгасы, Кошкүл авылы, Бергүл күле. Татарлар монда гел булган, алар – Себернең асаба халкы. 200 ел дәвамында "инородец" булып, урыс хөкүмәтенә салым түләп яшәгәннәр. Ә XIX гасырда бу җирләргә Идел буеннан күчеп килүче татарлар дулкыны агылган – кайберләре гаскәрдән качып себер урманнарына сыенган. Ә бүгенге татар сугыштан качалмый. Украинада һәлак булган хәрбиләр җәсәдләре Новосибирски өлкәсендәге татар авылларына да торган саен ешрак кайтарыла. "Сибирь.Реалии" репортажын тәкъдим итәбез.

"УТЫРЫП АРЫДЫМ"

Кечкенә генә Аялы (Аялу) авылы юлы чокыр-чакырдан гына тора. Бу гел шулай булган, дип искә ала 37 яшьлек Әлфирә. Яңгыр яуса авылдан бөтенләй чыгып булмый, карлы көннәрдә дә шулай, ди ул.

Әмма 26 февральдә һава торышы әйбәт була: кар явудан туктый һәм ниһаять, кояш чыга. Дистәләп кенә йорт калган Аялыга бу аяз көнне цинк табутта Әлфирәнең бертуган абыйсын – 46 яшьлек Рәис Абдуллов җәсәден кайтаралар. Ул сугышта үлә, ә анда ул колониядән, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте аша эләгә.

— Абыйны үзе теләгән җирдә җирләделәр. Аялыга кадәр китерделәр, ярдәм иттеләр. Юллар чистартылды, — дип сөйли Әлфирә.

Моның өчен ул Евгений Пригожинга рәхмәтле. Хатын сүзләренчә, ул "вәгъдәсендә торган".

— Рәис шунда җирләүне теләде, чөнки анда безнең әни ята. Ул әнине күптән күрмәде, әнидә яман шеш иде, каты авырып ятты, - дип дәвам итә Әлфирә.

2018 ел ахырыннан Рәис тикшерү изоляторында утыра, ә 2019 елның языннан – кырыс тәртипле колониядә. Миас шәһәре мәхкәмәсе аны үзенең дустын үтерүдә гаепле дип таба. Алар бергә эчеп утыра һәм дустының ниндидер бер сүзеннән соң Рәис пычакка ябыша. Нинди сүзләре була, анысы хөкем карарында әйтелми. Аның каравы, ничә яра салуы язылган: 24.

Хөкем карары чыгарганда мәхкәмә аның хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын, балигъ булмаган баласы барлыгын исәпкә ала һәм 10,5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Өч еллап вакыт узгач, ул Әлфирәгә шалтыратып "Вагнер"га керүен әйтә. Әлфирә аны бу уеннан кире кайтырга өнди, ләкин Рәис каты тора: "Мин анда булырга тиеш. Утырып арыдым".

Әлфирә абыйсы иректә булса да, сугышка китәр иде дип уйлый – ул элек десант гаскәрендә хезмәт иткән, 1994 елда Чечняда сугышкан. Аның беренче сугыштан нинди кеше булып кайтуын Әлфирә хәтерләми, бәләкәй була. Әмма уртанчы абыйсына сугышның нинди йогынты ясавын яхшы хәтерли: ул Чечнядагы икенче сугышка китә, "чәче агарып кайткан һәм беренче вакытта төнлә саташып кычкырган һәм уянган".

— Рәис беркайчан да, берни дә сөйләми иде. Ул Украинага да шулай китте, ноябрьдә күнегүләр булган җирдән бер тапкыр шалтыратты. Ләкин мин ниндидер күнегүләр булгандыр дип уйламыйм, аларны тизрәк сугышка ташладылар – бу "Вагнер"га колонияләрдән җыелган тоткыннарның беренче агымы иде. Ай ярым узды һәм ул һәлак булды, — дип сөйли сеңлесе.

Рәиснең үлеме турында гаиләгә тиз генә хәбәр ителми. Ә белгәч, җирләүгә әзерләнә башлыйлар. Татарларның йоласы шундый: мәетне табуттан чыгарып юарга, ак кәфенгә төрергә, шуннан соң гына җирләргә тиешләр.

— Абыйны алай итә алмадык. Табутны ачмадык, ул ябык цинк табут иде. Абый ике ай кайдадыр булган, 26 декабрьдә үлгән. Аны 27 февральдә күмдек. Украинада ул чакта җылы булган. Аны табутка 27 гыйнварда салганнар, кайда яткандыр, нинди хәлдә – белмибез. Әмма анда абыем булуын төгәл беләбез. Аны ичмасам җирли алдык дип сөенәбез. Кайберәүләр әле дә таба да, кайтара да алмый, — ди Әлфирә.

Хәзерге вакытта ташландык диярлек хәлдәге Аялы авылына, Рәис Абдуловның каберенә төбәктәге зуррак татар авылларында чәчелеп яшәүче туганнары килә.

Новосибирски өлкәсендә татарлар яши торган ун район бар. Аялы авылы урнашкан Чаны районы – шуларның берсе.

Новосибирски өлкәсе җирләре – себер татарларының ата-бабадан килгән биләмәләре, алар кайчандыр Алтын Урданың бер өлеше булган, соңрак Себер ханлыгына кергән.

Себерне алган чакта урыс хакимияте аларга ясак салган – бу салымны кыйммәтле хайван тиреләре белән түләгәннәр. Себер татарлары 200 елдан артык салымны тиешенчә түләп килгән.

Аларның бер өлеше – барабаларга авыррак булган. Барабалар ике төрле ясак түләгән: бер яктан урысларга, икенче яктан – калмыкларга.

Ул вакытларда Новосибирски өлкәсенең икенче башында чатлар яшәгән, алар да себер татарлары. Алар күндәмрәк булган – XVII гасырда тулысынча урысларга буйсынып, йомышлы (дәүләт хезмәтен үтәүче) кешеләргә языла башлаганнар. Йомышлы кешеләрне ясак түләүдән азат иткәннәр.

Чатлар Мәскәү трактыннан узучы йөк арбаларын озатып барган, ясак җыюны тәэмин иткән, хәтта острогларга (ныгытмаларга) һөҗүмнәр булганда урыслар белән бергә каршы торганнар. Барабалар исә икеләтә ясак түләвен дәвам иткән, вакыт-вакыт каршылык күрсәтеп, салым түләүдән баш тарткан, урысларга каршы берлекләр төзегән һәм хәтта баш күтәрүләр оештырган.

XIX гасырда себер татарларын ясак түләүдән азат иткәннәр. Әмма бу вакытта урыс булмаучылар - инородецлар турында фәрман чыккан, ул барабаларга да чатларга да яши торган урыннарыннан китүне тыйган. Инородец күрше өлкәгә эшләргә дип китсә дә, башта билгеле бер вакытка рөхсәт алырга тиеш булган.

Чатлар яшәгән җирләр – ул хәзерге Колыван һәм Мошково районнары, төбәкнең төньяк-көнчыгышы. Барабаларның җирләре исә – төньяк көнбатышта: Чаны, Бараба, Куйбышев, Устарка, Татарски районнарында булган.

Новосибирски өлкәсендә хәзерге вакытта ничә себер татары яшәвен ачыклау мөмкин түгел, чөнки алар бирегә 400 ел элек Идел буе һәм Урал буеннан килә башлаган татарлар белән катнашкан. Ассимиляция аеруча XIX гасырда тизәйгән. Фаразларның берсенә күрә, мишәрләр (килгән татарларны шулай атыйлар) Себер җирләрендә яшәргә кызыккан, икенче фараз – татарлар гаскәрдә 25 ел хезмәт итүдән качып килгән. XX гасырда да татарлар Себергә күпләп күченгән. Бу юлы моңа Идел буендагы ачлык сәбәпче булган.

ТАТАР АВЫЛЛАРЫНА ТАБУТЛАР КАЙТА

Сигез ай элек кенә Рәис Абдулов җирләнгән Аялы авылына бу җәйдә тагын бер цинк табут кайткан – мобилизацияләнеп сугышка киткән Хәмзә Фазылов җәсәде.

— Ул – татар, әмма бу авылдан түгел, күрәсең шунда җирләүләрен теләгән булгандыр. Аялыда татар зираты бар, әнисе дә монда яши. Ә болай ул безнең Отреченское авылыннан. Аңа 50 яшькә якын иде, мобилизацияләделәр, — дип сөйлиләр Отреченское авыл советында.

Чаны районы Чүплекүл (Тебис) авылы. Артта авыл мәчете күренә, алда бер шәхси йорт

Хәмзә Фазылов кайчандыр совхозда эшләгән, ә аңарчы чик буе сакчысы булып хезмәт иткән. 2022 елның сентябрендә 49 яшен бәйрәм иткәч, ирне сугышка алганнар. 29 ноябрьдә сугышта хәбәрсез югалганнар эзләнә торган төркемдә аның туганнан туган сеңлесе – Луһанскидан Елена да кыска гына хәбәр калдырган. Ул ирнең паспорт өчен төшерелгән кечкенә фотосын җибәргән һәм күптән элемтәгә чыкмавын, Новосибирскидан мобилизацияләнүен язган, бәлки кемдер күргәндер, дип сораган. "Сибирь.Реалии" абыйсы турында сораштырган, әмма Елена аларга җавап бирмәгән.

Күрәсең, күп тә үтми Хәмзә Фазылов туганнары белән элемтәгә чыккандыр. Сугышта югалучылар эзләнә торган төркемдә аның хакында башка бернинди пост чыкмаган, ә Чаны районы хакимиятенең некрологында үлгән көне дип 1 июнь әйтелгән. Аялыда ирне 13 июньдә җирләгәннәр. Юлсыз авылга Украинадан табутны кем һәм ничек китергән – монысы хакында әйтелми.

Төбәк хәбәрләрендә Аялы авылы бик сирәк чыга. Район хакимияте сайтында да аның турында берничә тапкыр гына телгә алганнар. Сигез ел элек чыккан хәбәрдә җирле халыкның район башлыгы белән очрашуы турында әйтелгән, кешеләр авылга кадәр юл уздыру мәсьәләсен хәл итүне сораган.

Ә былтыр 9 май алдыннан район хакимияте үзенең сайтында Аялыга "Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләре" турында документаль фильм алып килүе турында хисап биргән. Фотолары да бар: урамда зур йөк машинасына проектор урнаштырганнар, аның каршында биш өлкән яшьтәге кеше утыра.

Аялуга юл юк диярлек, шулай да узган ел авылга кино китергәннәр

Район хакимияте кино күрсәтүе турында үзенең сайтында хисап тоткан. Шуннан соң Аялы авылы сайтта бүтән телгә алынмаган

Күршедәге Бараба районында, 350 кешелек Бакчагөл (Новокурупкаевка) авылында иңгә-иң казакълар һәм татарлар яши, анда да мөселман зираты бар.

Анда да хәзерге сугышта катнашкан ике кешенең кабере бар. 2022 елда Бакчагөлдә Украинадагы сугышка контракт төзеп киткән 21 яшьлек Руслан Сәфәровны күмгәннәр. Ул авылдагы физкультура укытучысының, район шурасы депутатының малае булган.

Егет спорт белән шөгыльләнгән, көллияттә укыган, әмма төгәлли алмаган – гаскәргә чакырганнар. Контракт төзегән, водолаз-күзләүче булган, диңгез махсус көчләре элитасына – "Холуай" отрядына эләккән. Майда исә авырлы хатынын калдырып, һәлак булган.

Җиде айдан биредә күпбалалы атаны – 37 яшьлек Шамил Кәримовны күмгәннәр. Ул сугышка "Ахмат" төркеме белән ихтыяри булып киткән. Әнисе белән хатыны бармаска үгетләп караган, җитмәсә, биш баласы булганга, мобилизациядән дә котылып кала алган. Әмма 2022 елның 1 декабрендә ул контракт төзи, сугышта бер генә ай булырга җитешә – 4 гыйнварда үлгән дә.

— Шамил – хатынымның сыйныфташы. Ул Шамилнең хатыны Таня белән дә аралашып тора. Аңа балалар белән ялгыз калу авыр, билгеле, дип сөйли Бакчагөлдә яшәүче Халык Гыйләҗетдинов.

Шамилнең һәлак булуы турында хәбәр килгәч тә, Бакчагөл генә түгел, Кәримовлар соңгы елларда яшәгән күршедәге Юный Пионер авылы халкы да гаиләгә ярдәм өчен акча җыешкан. Халык Гыйләҗетдинов әйтүенчә, хәзер "эш кузгалган", Кәримовлар хакимиятләрдән дә түләүләр ала башлаган.

— Сугышка нигә киткәндер, белмим. Бәлки бер түгел, берничә сәбәбе булгандыр. Акча аркасында да булгандыр дип уйлыйм, дип сак кына өстәп куя Халык.

Биш бала атасының ни өчен һәм ничек сугышка китүе турында хатыны да, 20 яшьлек улы да "Сибирь.Реалии"га җавап бирмәгән. "Вконтакте"да мәрхүмнең улы әтисенең фотоларыннан видео чыгарган. Һәр фото белән бергә шигырь юллары һәм Шамил Кәримовны "чын каһарман" дип атаган язулар бар.

Рәсми саннарга күрә, Украинадагы сугышта 22 меңле Чаны районыннан – 9 кеше, 40 меңле Бараба районыннан – 13 кеше һәлак булган

Бараба район хакимияте сайтындагы хәбәрләрне, район газетындагы язмаларны исәпкә алсаң, Украинадагы сугышта Барабадан барлыгы 13 кеше үлгән. Чаны районында – тугыз. Аларның кайсылары контрактчылар, кемнәре мобилизацияләнгән хәрби булган, кем сугышка колониядән киткән – монысын ачыклау мөмкин түгел. Рәсми хәбәрләрдәге җөмләләр ачык мәгълүмат бирми, мәсәлән, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткәннәр турында "махсус хәрби операциягә китәргә булган" дип язалар.

22 меңләп кеше яшәүче Чаны районында, рәсми мәгълүматларга күрә, тугыз кеше үлгән. 40 мең кеше яши торган Бараба районында – 13.

— Бакчагөлдәге бөтен кешене исәпкә алсак, 14 кеше киткәндер. Авылдан. Кемдер монда яши, кемдер күптән Новосибирскида яки Куйбышевта. Бөтенесе безнекеләр – татарлар, дип сөйли Халык Гыйләҗетдинов. – Бу әллә ни күп түгел әле, Омавылда – бөтенләй анда.

ЯШЬ ИРЛӘРСЕЗ, ЮЛСЫЗ ҺӘМ АКЧАСЫЗ ТАТАР АВЫЛЫ

Омавыл (Омь) – Куйбышев районында урнашкан чиста татар авылы. Хакимият хәбәрләренә күрә, районнан кимендә 28 кеше һәлак булган. Некрологларда татар исемнәре дә очрый.

Район үзәге – Куйбышев шәһәреннән башка бер район үзәге – Барабага кадәр 10 чакрым да юк. Бу тирәлектә урнашкан авылларның бәхете бар: якында гына машина юлы, ә кечкенә шәһәрләрдә эшкә урнашып була. Әмма Омавыл – боларның берсенә дә өмет итә алмый. Куйбышевтан аны 50ләп чакрым юл аерып тора, ул юлдан берни калмаган диярлек. Хәтта өлкәнең харитасында да нәзек кенә куе сары юл сызыгы Осинцево авылы тирәсендә өзелә. Алга таба җиде чакырымны сирәк урман аша үтәсе.

Омавылга баручы юл

— Барып җитәсез, нишләп барып җитмәскә, монда кадәр килгәнсез бит әле, дип көлә Осинцевода яшәүче ир. Асфальт кайчан булачакмы? О-о-о, тапкансыз сорар әйбер.

Әмма Омавылда яшәүче татарлар авылларына вак таш булса да салырлар дип көтә. Суүткәргеч уздырганнар бит әле: 2011 елга кадәр 200 яшьлек Омда чиста су бөтенләй булмый. Суны елгадан алып, туңдырганнар, зур боз шакмакларына әйләндергәннәр. Үзләре боз катыра алмаган пенсионерлар бу эшне эшләсен өчен авылдашларына акча түләгән.

12 ел элек, ниһаять, краннардан чистартылган су ага башлаган, ә район газетында "Боз дәвере бетте" дигән баш исемле язма чыгарганнар.

Цивилизациядән аерылып калса да, 200 кеше яши торган Омавылны мобилизация башлангач та исләренә төшергәннәр: повесткалар җибәрә башлаганнар. Бу авылдан Украинадагы сугышта 19 кеше катнаша: берсе яллы сугышчы, берничәсе ихтыяри, контрактчылар да бар, әмма нигездә – мобилизацияләнеп китүчеләр.

— Нигә нәкъ менә бездән шул кадәр кешене алалар дип беркем сорамады. Повестка килде дә, киттеләр. Кем калды соң инде монда хәзер? Картлар да хатын-кызлар. Яшьләр юк, ди сатучы Наилә. Аның кибете – бөтен авылга берәү. Азык-төлекне атна саен китереп торырга тырышалар, әмма юлларны яңгыр юса – эшләр катлаулана.

Аның каравы кибеттә Росгвардия, ОМОНга һәм "Сибирь" отрядына язылырга чакыручы игъланнар тулы.

— Аллага шөкер, әлегә үлүчеләр юк, яралылар гына, ди сатучы ханым.

Омавылда эш юк, әмма теләүчеләргә Росгвардиядә хезмәт итәргә тәкъдим итәләр

Коймалары кыйгайган йортларның берсендә һоспиталдән яралы Талип Шәриповның кайтуын көтәләр. Каты яраланганмы – монысын туганнан туган абыйсы да, әнисе дә белми, шуңа нечкәлекләрен әйтеп сөйләмиләр.

— Минем энем ихтыяри, аңа 28 яшь. Гаскәргә алмаганнар иде, ә аның нигәдер гел хәрби хезмәткә китү хыялы булды, дип сөйли егетнең туганнан туган абыйсы Хәмид Абдрахманов.

— Аңа хәрбиләрнең киеме ошый иде, дип кушыла хәрбинең әнисе. Ул үзенең исемен әйтергә теләми.

— Грозный аша "Ахмат"ка китте ул. "Вагнер" га барасы килмәде. Чечня аша китәсе килде, анда барыбер мөселманнар бит, дип аңлата Хәмид.

Талипның әнисе матди ярдәм сорап гариза язган, әлегә җавап юк

Талипның әнисе журналистлардан хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм каралмаганмы, дип сораша. Әлегә аларның гаиләләренә бер мәртәбә 12 мең сумлык утын гына китергәннәр

Әмма Талипның әнисе өйдәге бүлмәләрнең берсендә убылып төшкән идәнне дә рәтләргә булышсыннар иде ди.

— Соңгы тапкырында матди ярдәм сорап гариза язганда улым яраланды дидем. Идәнне төзәтергә ярдәм сорыйм, дип сорадым. Озак карыйлар әле, нигәдер озак. Район башлыгы килсен, кирәк икән комиссия белән килсен дә карасыннар: без хәрби гаиләсе, без чынлап та мохтаҗ. Бөтен кеше дә бай яшәми бит. Моңарчы миңа ниндидер документ җитми дигәннәр иде. Хәзер карарбыз, нәрсә хәл итәрләр.

"АНДА КУРКЫНЫЧ, АҢЛЫЙСЫЗМЫ?"

Шәрипов-Абдрахмановларның йортлары каршында җанлылык күзәтелә – берничә атнага ялга Кәрим кайткан (исемен үзгәртүне сорады). Аны сугышка октябрьдә чакырганнар. Күптән түгел янтыгы яраланган, ярасы әрни һәм ул бераз аксап йөри. Кәримнең кулында тәмәке, карашы буш. Гаиләсендә шатлыклы вакыйганы бәйрәм итәләр, ә аны урамда очраткан бөтен авылдашлары кулын кысарга килә, әмма Кәрим үзе уйчан һәм ямансу – фронтка кире китәсе килми.

— Анда берни калмаган. Анда куркыныч, аңлыйсызмы? Миңа 24 яшь, кая барыйм? Мин бит әле тормыш та күрмәгән.

Хәзер Омавылга ялга хәрбиләр кайта, кайберләре - җәрәхәтләр белән

Соңгы елларда Кәрим Куйбышевта яшәгән, яхшы эш тапкан – төзелештә прораб булган. Хәзерге вакытта сугышта ала торган акчаларны мин төзелештә дә ала идем, ди ул. Аена 150 мең сум чыккан – фәкыйрь авыл өчен бу коточкыч зур акчалар. Повестканы нигә алдың соң дигән сорауга Кәрим җилкә сикертә һәм хәзер булса, мәңге дә хәрби комиссариатка бармас идем, ди.

Кәрим кыйпылчык эләккән уң як янын күрсәтә. Ул һоспиталдә кыйпылчыкны алып ташларлар дип уйлаган, әмма ничек бар, шулай калдырганнар. Кыйпылчык сул якка киткән, егет хәзер аны "йөрәккә барып җитәр дип куркам", ди. Кәрим хәрби-табиб комиссиясенең карарын кире кагырга тырышып карамакчы, әмма шанслар бик аз, ди. Русия һоспиталләрендә табиблар хәрбиләргә бөтен кешене кабат фронтка җибәрергә дигән боерык бар, дип аңлата. Әнә Кәримгә дә ике комиссиядән соң "А" категориясе биргәннәр. Кыйпылчыгына, начар күрүенә һәм шикәр чирле булуына да карамастан.

— Анда психиканы нык сындыралар, хәрби җитәкчелекнең исе дә китми. Тупасрак итеп әйтер идем, әйтеп тормыйм. Ә монда, Русиядә күпме йөрим – миңа эткә караган кебек карыйлар. Тегеннән Мәскәү аша кайттым, аннары Новосибирскига – бөтен җирдә эткә караган кебек карыйлар. Мине хәрби киемдә күреп нидер аңлаучылар берничә генә. Дөресен әйтик, бу – безнең сугыш түгел. Cәяси сугыш бара – акча өчен генә, — ди Кәрим. — Соңгы тапкырында безгә автоматлар бирделәр һәм бер җиргә илтеп куйдылар, кая икәнен әйтмим. Шунда яраландым. Атна буе сусыз, ризыксыз утырдык. Үлән ашадык. Аннары яңгыр башланды, плащ-палатка тарттырып куеп, шулай су җыйдык.

Омавылда барлык яшь ир-атларны мобилизацияләгәннәр, авылда нигездә пенсионерлар калган

Әти белән әни дә Украинага кайтуымны теләми, дип сөйли ул. Кәрим Новосибирскига кайткан чакта соңгы кануннарны карап утырган һәм алар барысы да кешеләрне сугышта мәҗбүри тотуга юнәлдерелгән дип нәтиҗә ясаган.

— Телевизордан күрсәтелгәннәр – чынбарлыкның 10 проценты гына. 90 проценты – ялган. Һәлак булучылар турында берни әйтмиләр. Ә яңадан безгә туганнары шалтратып, үзләренеке турында сораштыра башлый. Безгә кемнеңдер һәлак булуы турында хәбәр итү авыр. Моны нигә без эшләргә тиеш? Хәрби җитәкчеләр тиеш, әмма алар дәшми – Кәрим тәмәкесен сүндереп, бишмәтенә төренде дә өенә, үзе кайткан хөрмәткә әзерләнгән табын янына кереп китте.

12 көннән соң ул Украинага кайтачак.

Күптән түгел Гөлнур да үзенең олы улын – 33 яшьлек Сәлимне күргән. Кечесе - 27 яшьлек Рөстәм белән дә күрешергә хыяллана, әмма әлегә анысының ялы кайчан буласы билгеле түгел. Гөлнурның ике улы да сугышка мобилизацияләнеп киткән. Алар турында сөйләгәндә ул күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Гөлнурның бер көндә берьюлы ике улын мобилизацияләгәннәр

Гөлнур да, ире дә соңгы мизгелгә кадәр повесткалар килмәс дип өмет иткән. Әмма 25 октябрьдә - Сәлимне, ә 27 октябрьдә – мобилизациянең соңгы көнендә Рөстәмне озатканнар. Гөлнур кече улымны булса да кире кайтарырлар дип өметләнгән. Тик кайтармаганнар.

— Безнең урамнан бөтенесен рәттән алып киттеләр. Урам ирләрсез калды. Ялгыз аталар калды, ә уллары юк, — ди Гөлнур.

27 октябрь көнне Гөлнур ире белән Куйбышевка – улы Рөстәмне озатырга барган. Тантаналы хушлашудан соң өйгә – Омавылга кире ничек кайтырга дигән сорау туган. Таксичылар юл юклыгын белеп, сугышка алынган Сәлим белән Рөстәмнең әти-әнисен илтеп куюдан баш тарткан. Гөлнур җирлек башлыгына да шалтыраткан, тик җитәкче машина иртәнге дүрттә генә бушый, дигән. Ул ире белән Куйбышевта төн уртасына кадәр – машина табылганчы йөргән.

— Декабрьдә Рөстәмнең баласы туды. Ул аны Омскида күнегүләрдә вакытта бер тапкыр кайтып күрде. Сәлимнең хатыны эчә башлады, ярар, оныкны алып киттем, хәзер ул миндә. Язмышлар шулай җимерелде, — ди Гөлнур калтыранган тавыш белән.

Ике улын да мобилизацияләүләренә борчылудан Гөлнурның ире инсульт кичергән. Шуңа хәзер аның сәламәтлеген саклыйлар һәм күп нәрсәне сөйләмиләр. Мәсәлән, күптән түгел Сәлимнең яралануын әйтмәгәннәр.

Хәрби яраланганы өчен түләүләр алырга дип документлар тапшырмакчы булган, әмма аңа ниндидер кәгазьләр җитми дигәннәр. Гөлнур фикеренчә, бу озакка сузылачак һәм яраланган өчен бернинди акча да бирмәячәкләр.

— Бу хәлләрнең бетүен көтәбез. Әле озак барачак, диючеләр дә бар... Бу сугыш күпме язмышларны җимерде! Оныклар әтисез үсә! — Гөлнур кабат битен сөртеп ала. — Ике улың бар икән, берсен булса да калдырсыннар. Ичмаса, шуны булса да исәпкә алсыннар иде. Аларга түләнә торган акчаны үзем бирергә әзермен, алып кына китмәсеннәр. Ул акчалар беркемгә дә кирәкми, ди ул.

Язманың оригиналы: Сибирь.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!