Башкортстанда 2,3 мең машина йөртүче һәм 1,1 мең сакчы җитми

Иллюстратив фото

Шулай ук тегү җиһазы операторларына, эретеп ябыштыручыларга, шәфкать туташларына, күчемсез милек сату агентларына, сәүдә менеджерларына, тәрбиячеләргә ихтыяҗ барлыгы әйтелә.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде. Бу хакта ул "Аспекты мнений" тапшыруында әйтте. Эшсезлек күрсәткече – 2,4 процент, "ә фаразларга күрә 4,5 процент булырга тиеш иде", диде Иванова.

Министр сүзләренчә эшчеләр өчен оешмалар арасында көндәшлек бара. Хәзерге вакытта Башкортстан оешмаларына 2,2 мең машина йөртүче, 1,1 мең сакчы, 763 слесарь кирәк. Шулай ук тегүчеләргә, эретеп ябыштыручыларга, шәфкать туташларына, күчемсез милек сату агентларына, сәүдә менеджерларына, тәрбиячеләргә ихтыяҗ барлыгы әйтелә.

"Бу һөнәрләрнең хезмәт хакы түбән түгел. Анда 40, 60, 80 һәм 100 мең сумнар бар", дигән министр.

Былтыр февральдә Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң, чит ил ширкәтләре Русиядән китә башлагач, Башкортстан хакимиятләре эшсезлекне арттырмаска тырышты. Бу проблем хәл ителде: эшчәнлеген туктаткан оешмаларның хезмәткәрләрен вакытлыча башка җиргә эшкә урнаштырдылар, юл төзелеше, койма буяу, авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп иттеләр, кыскартуга эләгү куркынычы булганнарга һөнәри һәм өстәмә белем бирделәр. Бу чаралар өчен 895 миллион сум бүлеп бирү ниятләнде. Әмма проблем хәл ителсә дә, яңа баш авыртуы чыкты – республикада эшчеләрне табу авырайганнан авырая.

  • Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Июль ахырында билгеле булганча, Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип тагын бер батальон төзергә җыеналар. Радий Хәбиров сүзләренчә, Алмаз Сафин исемендәге батальон төзү тәкъдиме белән аңа Әлшәй районының "Боевое братство" ветераннар оешмасы мөрәҗәгать иткән. Тумышы белән Әлшәй районыннан булган 37 яшьлек Алмаз Сафин Украина сугышында һәлак булган иде. Үлгәч аңа Русия каһарманы исеме бирелде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!