Быел Татарстанда ачылган 11 яңа мәктәптә дә татар сыйныфлары булдырылган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 14 сентябрьдә Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Ул мисал итеп Казанның Сибгат Хәким урамындагы 107нче гимназияне китерде.
"Мәсәлән, Сибгат Хәким урамында ачылган мәктәпне алсак, 1-4 сыйныфларда һәрбер паралельдә татар сыйныфлары ачылды һәм уку йортында "Сәләт" сыйныфлары да килеп керде. Бу тенденция һәрбер мәктәптә бара. Ата-аналар теләк белдерә икән, без аларга мөмкинлек тудырырга тиешбез", диде ул.
Һадиуллин сүзләренчә, бүген Татарстанда 610 (шуларның 106-сы филиал) татар мәктәбе эшли. Моннан тыш, урыс телендә белем бирүче 100 уку йортында 297 татар телендә белем бирүче сыйныф бар. Шулай ук 382 урыс мәктәбендә татар телендә тәрбия бирүче 2 988 сыйныф эшли.
Шул ук вакытта соңгы биш елда төзелгән мәктәпләрнең өчтән берендә генә милли сыйныфлар ачылган.
"2019-2023 елларда төзелгән 45 мәктәпнең 16сында туган телдә белем бирүче сыйныфлар ачылды. Агымдагы елда туган телдә белем бирүче сыйныфлар Арча, Биектау, Әлки районнарында һәм Казанның 2 мәктәбендә оештырылды", диде ул.
Министр әйтүенчә, cоңгы биш елда 67 милли мәктәптә ремонт ясалган. 181 туган телдә белем һәм тәрбия бирүче белем оешмасының ашханәләре яңартылган.
Моңа кадәр Татарстан президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар сыйныфлары аз ачыла дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, Татарстанның ике зур шәһәре — Казан һәм Чаллыда өч ел эчендә төзелеп файдалануга тапшырылган мәктәпләр арасында нибары бер татар сыйныфы ачылган.
Татар мәктәпләрендә туган телдә белем бирү ата-аналарда сорау тудыра. Моңа кадәр Чаллының 2нче гимназиясен барлык фәннәрне дә татарча укытмаган өчен мәхкәмәгә бирергә җыенулары турында хәбәр ителде.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, быел бары 8 укучы бердәм республика имтиханын тапшырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!