Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты

Иллюстратив фото

Мәдинә Каболаева авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан.

Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә. Алты елга гомуми тәртипле колониягә җибәрү турындагы хөкем карарын Владикавказ гарнизон хәрби мәхкәмәсе чыгарган. Ул хәрби, ефрейтор Мәдинә Кабалоеваны мобилизация чорында җитди сәбәпләр булмаган килеш хәрби хезмәткә килмәүдә гаепле дип тапкан.

Җинаять эше ачылганчы Кабалоева үзенең хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән булган, анда аңа йөкле булганга һәм 2018 елда туган баласы булу сәбәпле хәрби хезмәттән вакытлыча азат итү турында документ бирелгән.

Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан. Басма язуынча, мәхкәмәдә Кабалоева җитәкчелек янына бармавын таныган, әмма моны хәрби хезмәттән вакытлыча азат итә торган медицина белешмәсе булуы белән аңлаткан. Бу мәгълүматны җитәкчелеккә җиткәрерләр дип уйлаган идем, дигән ул.

Хәрби прокурор әлеге дәлилләрне кабул итмәгән һәм хөкем ителүченең йөкле булу сәбәпле хәрби хезмәттән китмәвен, тәэминаттан һәм ташламалардан файдалануын искәрткән.

Мәхкәмә прокурор белән килешкән. Әмма баласы булу сәбәпле, Каболаевага җәзасын үтәттерүне 2032 елга кадәр кичектереп торачаклар.

Кабалоеваның адвокаты Роман Рабаданов бу хөкем карарын шикаять иткән. Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсенең җинаять эшләре мәхкәмә коллегиясе хөкем карарын үз көчендә калдырган.

  • Былтыр 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин "өлешчә" мобилизация турында фәрман имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Октябрь ахырында Шойгу мобилизация тәмамлануы турында хисап тотты. Путин да хәрби чакырылышны төгәлләнүен игълан итте, әмма бу хактагы фәрманны имзаламады.
  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар.
  • Шул ук вакытта Русиядә гаскәргә чакырылырдай кешеләр өстеннән контроль көчәячәк. Быел апрель аенда Путин электрон повесткаларны һәм хәрбиләрнең бердәм реестрын гамәлгә кертүче, шулай ук хәрби хезмәттән качучыларның хокукларын чикләүче төзәтмәләрне имзалады.
  • Канунда каралганча, комиссариаттан килгән электрон хәбәрләр гадәти повесткаларны кабатлаячак, икесенең дә юридик көче тигез булачак. Повесткалар имза куйдырып хат рәвешендә бирелергә, заказлы хат буларак почтадан җибәрелергә, электрон формада юлланырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!