Кырымда иң зур АТАН һәм ТЭС ягулык станцияләре челтәрендә бәяләр көн саен артып тора. АТАНда 1 литр дизельнең бәясе 73-74 сумга җитте, заправкаларда аны бары тик талоннарга бирәләр, талоннарны сату исә туктатылган. АИ-95 бензинның 1 литр бәясе соңгы атнада уртача 63.99 сум, АИ-92 57,39 сумга җитте. Физик затларга бензин, дизель сату чикләнә. Заправкаларда кайбер бензин маркалары югалып та тора.
Ягулык бәяләренең үсүе азык-төлек бәяләренә дә тәэсир итә башлады. Русиянең башка регионнарына караганда, Кырымдагы бензин бәяләре чагыштырмача югары. 11 сентябрьгә Русиядә АИ-92 бензинының бер литры уртача 51,02 сум, АИ-95 бензины 55,77 сум, АИ-98 бензины 67,37 сум, бер литр дизель ягулыгы 62,64 сум тора.
Кырымга ягулык җибәрүнең кискен кимүен Кырымның ягулык һәм энергетика министрлыгы Кырым күперенең тимер юл өлешен ягулык-майлау материаллары төягән поездлар өчен ябылуы һәм Керич паромы эшендә чикләүләр белән аңлатты.
"Ягулык-майлау материалларын Кырымга тимер юл күпере аша китерү туктатыла һәм бары тик паром аша гына башкарыла. Куркынычлар аркасында тимер юл паромнары хәрәкәте көндез генә башкарыла" диелә министрлык белдерүендә.
Җирле матбугат исә Акмәчеттә, моторларны "ашап" бетергән һәм үпкә авырулары китереп чыгарган бензин сатыла дип язып чыкты.
Кырымның Дәүләт шурасы депутатлары исә Русиянең көньягында ягулык дефициты ясалма рәвештә булдырылган, дип саный. 12 сентябрьдә Русиянең Энергетика министрлыгы Кырым бензин белән 10-12 тәүлеккә, сыекландырылган углеводород газлары белән 12 тәүлеккә, дизель ягулыгы белән 5 тәүлеккә тәэмин ителгән дип белдергән иде, бу хакта "Коммерсант" басмасы язып чыкты.
Соңгы вакытта Украина хәрби көчләре Кырымга алып баручы юллардагы күперләргә, шулай ук Кырым күперенә, нефтебазаларга дрон һөҗүмнәрен арттырды. Фронт сызыгының Кырымга якынлашуы да юллада тыгыннар тудыра дип хәбәр ителә. Шул сәбәпле Кырымга ягулык җибәрү дә кискен кимегән, шулай ук ягулык китерү вакыты да өч тапкыр арткан диелә.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң, АКШ һәм Британия Русиянең энергия чыганакларын сатып алудан баш тартты, Европа берлеге Русиянең диңгез аша килгән нефтен алуны тыйды, ә Русия газын Европага кудыру кимеде.
- Моннан тыш, көнбатыш илләре Русия нефтенә һәм нефть продуктларына бәя чикләүләре кертте. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
- Халыкара энергетика агентлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елның гыйнварында Русиянең нефть һәм газ сатышыннан кереме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38 процентка кимегән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!