Татарстан фәннәр академиясе президиумына 9 министр кергән

Татарстан фәннәр академиясе бинасы

Моңа кадәр академиядә олпат галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияткә яисә аңа якын булган кешеләр академик итеп сайланды.

Татарстан фәннәр академиясе президиумының яңа составы оешты. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманында әйтелә.

Президиумга барлыгы 17 яңа әгъза кертелде. Шуларның күпчелеге хакимият вәкилләре. Алар арасында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, мәгариф министры Илсур Һадиуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, төзелеш министры Марат Айзатуллин, дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин, транспорт министры Фәрит Хәнифов, сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бар.

Моннан тыш, президиумга Дәүләт шурасы депутаты Айрат Зарипов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов кергән. Исемлектә биш университет ректоры, Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе бар.

Моңа кадәр Татарстан фәннәр академиясе президиумында 4 министр әгъза булып торды. Аның составында нигездә галимнәр кертелгән иде.

Быел 11 июльдә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Фәнни җәмәгатьчелек белән полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов идарә итә башлады.

Яңа президент cайлау вакытында Русиянең технология суверенлыгы турында хыяллануы, патриотизм үстерергә теләве турында сөйләде һәм һуманитар фәннәр хакында әйтергә онытты.

Аңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенә 18 академик һәм 13 мөхбир-әгъза сайладылар. Олпат галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияткә яисә аңа якын булган кешеләр керде, шул исәптән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик булды.

Сәясәт белгече Руслан Айсин хакимият фәнни даирәне, аеруча һуманитар фәннәрне үз контроленә алырга тели дип саный.

Галим Дамир Исхаков Татарстан Фәннәр академиясе "филләр йоклый торган урынга әйләнде" дип белдерде Азатлыкка. Аныңча, академиядә зур үзгәрешләр көтелми, ул аңлашылмый торган социаль институтка әверелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!