Башкортстанда Икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Миңлегали Шәйморатов турында тулы метражлы анимацион фильм төшерүгә 26,6 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бәйге үткәреп тормый гына бер башкаручыны да билгеләгәннәр. Аны "Муха" студиясене мөдире, эшмәкәр Артур Абдрахманов төшерергә тиеш була. Бу хакта РБК җиткерә.
Мультфильм "башкорт халкының батыр үткәне хикәяләренә" нигезләнергә тиеш диелә. Проект "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак.
Анимацион фильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана.
- 12 октябрьдән Русия кинотеатрларында Уфа киностудиясендә төшерелгән "Төньяк амурлары" ("Северные амуры") мультфильмы күрсәтелә башлаячак. Ул 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде. "Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнашкан башкорт яугирләрен атыйлар. Ук-җәя белән коралланган башкорт солдатларына мондый атаманы шулай ук сугышта катнашкан урыс шагыйре Денис Давыдов бирә.
- Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бу – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы. Аны башкорт һәм урыс телләрендә тавышландырганнар. Тамашачылар нинди телдә караячагын үзе сайлый алачак диелә.
- РБК язуынча, "Төньяк амурлары" – "Башкортстан" дәүләт киностудиясенең һәм "Муха" Уфа анимация студиясенең уртак иҗат җимеше. Аны төшерүгә бюджеттан 47 млн сум акча бүлеп бирелгән булган.
- Җәй уртасында Татарстанда төшерелгән "Микулай" фильмы да Русиядә киң прокатка чыгарылган иде. Аны илнең 109 кинотеатрында күрсәттеләр.
- 14 сентябрьдә Байбулат Батулла төшергән "Ядәч. Истә" кинофильмы да киң прокатка чыкты.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш ширкәтләре Русия кинотеатрларына фильмнарын прокатка бирми башлады, Русиядән чит ил кино җитештерүчеләре китте. Азатлык кино өлкәсендә эшләүчеләр белән сөйләшкән иде. Белгечләр чит ил киносының Русиядән китүен уңай бәяләми, алар урынына татар-башкорт киносы килүгә зур өметләр багламый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!