Медиа: Мәрҗани исемендәге тарих институтын Фәннәр академиясенә кушачаклар

Тарих институты мөдире Радик Салихов һәм Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов

Моңа кадәр институтны республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслый иде. 

Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан фәннәр академиясенә кушылачак. Бу хакта Татарстан хөкүмәтендәге чыганакларына сылтанып, БИЗНЕС Online хәбәр итә.

Моңа кадәр институтны республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслый иде.

Тарих институты мөдире Радик Салихов мондый планнар барлыгын ишеткән, ләкин әлегә ныклы карарлар юк дигән. Шул ук вакытта ул Татарстан фәннәр академиясенең яңа президенты Рифкать Миңнеханов белән эшлекле мөнәсәбәтләре әйбәт дип белдергән. Миңнеханов Мәрҗани институтына килгән академия президентларының беренчесе булды.

2020 елның маенда Тарих институтын Археология институтына кушалар икән дигән мәгълүмат таралган иде. Татарстан хөкүмәтенең шундый нияте булуы да расланды. Тарих институтын саклап калуны сорап татар фән һәм мәдәният, иҗтимагый даирәләр вакилләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты.

Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 2011 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте һәм институтның фәнни җитәкчесе булып калды. Мөдир вазифасына Радик Салихов сайланды. Салихов намзәтен мөдир вазифасына Хәкимов үзе тәкъдим итте.

БУ ТЕМАГА: Рафаил Хәкимов: "Бүген үк китәргә әзер. Институт кына эшләсен"

Тарих институты

Тарих институты 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән барлыкка килә. 2002 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Институтның төп хезмәте — җиде томлы "Татар тарихы". Ул инглиз теленә дә тәрҗемә ителде.

Ике елга бер "Алтын Урда" халыкара фәнни форумын уздыра. Ел саен дистәләгән фәнни китаплар бастыра, татар тарихын популярлаштырган видеоязмалар ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!