Бүген, 27 сентябрьдә Азәрбәйҗан куәт оешмалары вәкилләренең миллиардер Рубен Варданянны тоткарлавы билгеле булды. Азәрбайҗан ягы мәгълүматынча, ул "Лачын" чыгу пунктында тоткарланган.
Әлеге мәгълүматны миллиардерның хатыны Вероника Зонабенд та раслады. Ул иренең "Азәрбайҗан баскынлыгыннан котылырга тырышучы башка меңләгән әрмәннәр белән бергә Арцахтан (Таулы Карабахның әрмән атамасы - ред.) китәргә тырышкан чакта, чиктә Азәрбайҗан хакимиятләре тарафыннан тоткарлануын һәм әсир алынуын" әйтте.
Зонабенд сүзләренчә, тугыз ай блокадада булганда Рубен Таулы Карабахта яшәүчеләр белән иңгә иң торган, алар белән бергә мәхрүм ителүләргә түзгән һәм исән калу өчен көрәшкән.
Татарстан белән элемтәләр
Эшкуарның исеме Коррупциягә каршы көрәш фондының 2020 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов турында чыгарган тикшеренүендә телгә алына.
Роликның башында Миңнехановның хатыны Гөлсинә Миңнеханова турында сүз бара. 2017 елда аның декларациясендә елга 2,3 миллиард сум акча эшләгәнлеге күрсәтелгән була. "Бу Түбән Кама бюджетыннан күпкә артык" ди авторлар.
Миңнеханова Казандагы "Лучано" спа-комплексында үз өлешен сатуын әйткән. ФБК вәкилләре бу алыш-биреш булмыйча, чын мәгънәсендә зур күләмле ришвәт дип белдерә. Әлеге өлешне сатып алучы – Кипрдагы "Сантерна" оффшоры, ул Русия миллиардеры Рубен Варданянныкы диелә. "Лучано" спа-коплексында өлешләр сатып алу аркылы Варданян Миңнехановка барлыгы 43,4 миллион доллар күләмендә ришвәт биргән дип белдерә тикшеренү авторлары.
БУ ТЕМАГА: Навальный штабы Гөлсинә Миңнеханованың 77 миллион сумлык сәгать һәм алкалары турында сөйләде2022 елның көзендә Варданян Русия ватандашлыгыннан баш тартты. Әмма "Проект" басмасы журналистлары Русиянең Украинага каршы сугышында миллиардер-русияләрнең акча эшләве турында тикшерү чыгарган иде, анда әйтелгәнчә, бу Варданянның сугышка каршы булуы өчен түгел.
Киресенчә, Варданян Русиядә бизнесын үстерүне дәвам итә. Әйтик "КамАЗ" баш мөдире Сергей Когогин белән бергә Русиядәге беренче электрокар - "Атом"ны җитештерүнең стартапына ия.
"Проект" тикшеренүе авторларының берсе - Екатерина Резникова моны "Idel.Реалии"-га Варданян Әрмәнстан хакимиятендә югары вазифалар биләргә тели дип аңлатты.
Азәрбайҗан чик буе хезмәте хәбәреннән аңлашылганча, Варданянга Азәрбайҗан чиген канунсыз үтеп чыгу турында гаепләү белдерергә телиләр.
Рәсми Баку Варданянны бәйсезлеге танылмаган республиканың дәүләт министры вазифасында торган чакта ук Таулы Карабахтан китәргә чакырган иде.
"Бу кеше төбәктән ни кадәр иртәрәк китсә, бар кешегә дә шул кадәр яхшырак булачак, беренче чиратта моннан җирле халык зыян күрә", дип белдерде Азәрбайҗан тышкы эшләр министры Җәйһун Байрамов. Азәрбайҗан хакимиятләре аны әрмән-азәрбайҗан килешүләренә комачаулый, диде.
2023 елның февралендә Варданянны үзбилгеләнгән республиканың президенты Араик Арутюнян фәрманы белән вазифасыннан алдылар. Бу вазифада миллиардер дүрт айдан да әзрәк торды.