ISW: Русия Иран белән еракка очучы ракетлар сатып алу турында сөйләшүләр алып бара

"Фатех-110" ракеты

Американың сугышны өйрәнү институты искәртүенчә, БМОның иминлек шурасы резолюциясе Иранга  300 чакрымнан артык радиуста һөҗүм итәрдәй ракетларны сату мөмкинлекләрен чикли, әмма быел 18 октябрьдә аның вакыты чыга.

Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә Русия белән Иранның сөйләшүләр алып баруын яза. Алар дроннар, шулай ук 300 чакрымга һәм аннан еракка һөҗүм итә алырдай "Фатех-110" һәм "Зүлфикар" баллистик ракетларын сатып алу белән бәйле диелә.

Сентябрьнең икенче яртысында Иранга Русия саклану министры Сергей Шойгу килгән иде. Шул чакта аңа дроннар, ракетлар, һава һөҗүменнән саклану системы компонентлары күрсәткәннәр.

ISW искәртүенчә, БМОның иминлек шурасы резолюциясе Иранга 300 чакрымнан артык радиуста һөҗүм итәрдәй ракетларны сату мөмкинлекләрен чикли, әмма быел 18 октябрьдә аның вакыты чыга.

Сугышны өйрәнү институты белгечләре фикеренчә, шуннан соң Русия "Фатех110" һәм "Зүлфикар" ракетларын ала алачак. Мәскәү алар белән күптән кызыксынып килә иде.

  • Русиянең Ираннан "Фатех110" һәм "Зүлфикар" баллистик ракетларын кайтартырга ниятләве турында 2022 елның көзендә үк билгеле булды.
  • 2023 елның мартында Financial Times әлегә Русия Ираннан баллистик ракетлар сатып алудан тыелып тора, чөнки АКШ Украинага еракка һөҗүм итүче ATACMS ракетлары бирә башлар дип сагая, дип язды.
  • Америка медиалары мәгълүматынча, сентябрь уртасында АКШ Украинага бу ракетларны аз күләмдә генә бирергә булган. Әмма бу хакта рәсми игълан ителмәде.
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!