Русия төзелеш министры Украинадан басып алынган кайбер шәһәрләрне төзекләндермәячәкләрен әйтте

Украинада сугыш

"Төзекләндермәскә булдык, чөнки 100 мең кешелек шәһәр, анда берни калмаган. Анда берни эшләмибез, җиде кеше яши — шәхси йортларыннан китәселәре килми: су, ут, электр энергиясе, җылылык һәм газ да юк. Ләкин кешеләрнең каласы килә", дигән министр.

Русия аннексияләгән яңа дүрт төбәктә: Луһански һәм Донецки "халык республикалары"нда, Запорожье белән Херсонда сугышта җимерелгән кайбер шәһәрләрне төзекләндермәячәкләр. Бу хакта Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Аның сүзләрен "Новости" агентлыгы китерә.

"Хәзер бу шартларда ниндидер шәһәрләрне бәлки төзекләндермәбез дә, куркыныч. Төзекләндермәскә булдык, чөнки 100 мең кешелек шәһәр, анда берни калмаган. Анда берни эшләмибез, җиде кеше яши - шәхси йортларыннан китәселәре килми: су, ут, электр энергиясе, җылылык һәм газ да юк. Ләкин кешеләрнең каласы килә", дигән ул.

Төзелеш министрлыгы мәгълүматынча, Русиянең Украинага каршы сугышында җимерелгән шәһәрләрне шефлыкка алган төбәкләр төзекләндерү эшләренә 115,6 миллиард сум керткән.

  • "Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән иде.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.
  • Ел ахырына кадәр Башкортстан Мәскәү Украинадан басып алган Красный Лучтагы 57 объектны төзекләндерәчәк.
  • Украинадан басып алынган шәһәрләрне, бюджетын дефицит белән кабул итсә дә, Татарстан да төзекләндерергә мәҗбүр. Русиянең Украинага һөҗүмендә җимерелгән Лисичанскидан соң, Татарстан Рубежное дигән шәһәрне дә үз карамагына алды.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!