Башкорт теле укытучысы Ләлә Сафина: "БДИ бирә алмам дип туган телдән куркырга кирәкми"

Ләлә Сафина

Башкорт телен өйрәтүче яңа әсбап авторларының берсе, укытучы Ләлә Сафина балаларга өстәмә тел өйрәтүдән куркырга кирәкми, алган белемнәрнең кайчан да буласа кирәге чыгарга мөмкин дип саный.

Быел "Башкорт теле: яңа караш 2.0" уку әсбабы чыкты. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның 3 млн сумлык грантына тормышка ашкан. Проектны гамәлгә куючылар булып "Народы мира" мәдәният һәм тел үсеше оешмасы һәм Башкорт телен саклау һәм үстерү ошмасы (фонд) күрсәтелгән.

Уку әсбабын тел белгече Рида Латыйпова һәм укытучы Ләлә Сафина язган. Дәреслек 1500 данәдә нәшер ителгән. Ул Башкортстаннан тыш, башкортлар яшәгән төбәкләргә дә таратылачак.

Дәреслек А1, А2, В1 һәм В2 дәрәҗәсендә башкорт телен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Хезмәтне язуда чит ил авторларының методикасы да кулланылган. Дәреслек 100 сәгатькә исәпләнгән.

Проект кысаларында мобиль кушымта да эшләнгән. Анда китапның электрон нөсхәсе, 10 видео язма, биремнәр тәкъдим ителгән.

Азатлык әлеге әсбапны төзүчеләрнең берсе, укытучы Ләлә Сафина белән сөйләште.

Ләлә Сафина - укытучы, тәрҗемәче. Башкорт дәүләт университетында башкорт-төрек телләре бүлеген тәмамлаган. Башкорт, төрек телләрен һәм чит ил кешеләренә урыс телен укыта. Уфада бушлай башкорт теле курслары ачып җибәрүчеләрнең берсе.


— Ләлә ханым, моңа кадәр "Башкорт теле: яңа караш" дип аталган бер кулланма чыккан иде. Монысы беренчесеннән һәм, гомумән, башкорт телен өйрәтүгә корылган башка дәреслекләрдән нәрсә белән аерыла?

— Бу китапның яңалыгы — гомум кулланылыштагы сүзләрне куллану һәм текстларның гадилеге. Көндәлек тормышта ничек сөйләшәбез, шуның кебек гади, җанлы сөйләү стиле, әмма шул ук вакытта әдәби стиль.

Бу китапның яңалыгы - гомум кулланылыштагы сүзләрне куллану һәм текстларның гадилеге. Көндәлек тормышта ничек сөйләшәбез, шуның кебек гади, җанлы сөйләү стиле, әмма шул ук вакытта әдәби стиль.

— Әсбап нинди методикага нигезләнгән?

— Мин үзем күп еллар төрле телләр укытам: чит ил кешеләренә урыс теле, урыс теллеләр өчен - башкорт теле, төрек теле. Еллар тәҗрибәсеннән тупланган материал. Телне бер генә методика белән өйрәтеп булмый. Һәрбер кеше үзенчәлекле. Мәсәлән, кемгәдер грамматик методика якын. "Мин грамматиканы белмәсәм, телне өйрәнә алмыйм", ди. Берәүгә грамматика бөтенләй кирәкми, ул аны аңламый. Шуңа күрә бу китапта күбрәк текстларга урын бирдек һәм грамматиканы да инкар итмәдек. Үземнең тәҗрибәгә караганда, текстлар аша сөйләшү, җанлы сөйләүгә корылган дәресләр нәтиҗәлерәк булып чыкты.

Әсбапта гомум кулланылыштагы сүзләр җиңелдән авырга таба бара, сүзләр кабатланып-кабатланып килә. Текстлар бер-берсенә охшаган да кебек тоелырга мөмкин. Башкорт телен әйбәт белүчеләр "монда бит бер үк конструкцияләр", дип әйтергә мөмкин. Әмма башкорт телен бөтенләй белмәгән кеше өчен алай түгел. Аңа бит шушы җөмләләрне кабатларга кирәк. Бер конструкцияне үзләштермәгән икән, икенчесен үзләштерә алмый. Шуңа күрә мондый калыплашкан сөйләмнәр күп. Беренче сөйләмнәреңне тәрҗемә итеп укысаң, өйрәнсәң, ахырга таба ул инде бик таныш була һәм баш мие "мин бит моны беләм" дип автоматик рәвештә куллана башлый. Һәрвакыт яңа-яңа әйберләрне баш мие үзләштереп өлгерми.

Без сүз белән сөйләшмибез, ә җөмлә белән сөйләшәбез. Һәрбер сүз текст эчендә төрле мәгънәне бирә ала. Төрки телләрдә гомумән, күп мәгънәле сүзләр еш очрый. "Барырга" сүзен алыйк. "Алып барам", "барып ятам", "килеп барам" кебек конструкцияләрдә "бару" сүзенең мәгънә төсмере үзгәрә. Шуңа күрә телнең бөтен матурлыгын күрү өчен мотлак текстлар белән эшләргә кирәк. Шул вакытта гына сүзләрне үзләштерәбез, күрәбез.

"Башкорт теле. Яңа караш 2.0" кулланмасы

— Башка дәреслекләрдән аермалы буларак, китап тулысынча башкорт телендә, урыс теленә бернинди дә тәрҗемә бирелми. Моны махсус шулай эшләдегезме?

— Без технологияләр алга киткән заманда яшибез. Интернетта төрле сүзлекләр бар. Бу китапта сүзлек тә бирмәдек, биремнәрне дә урыс теленә тәрҗемә итмәдек. "Бөтен нәрсәне дә чәйнәп каптырмыйк әле" дип уйладык. Кеше үзе уйласын, фикерләү дәрәҗәсен үстерсен — шуңа корылган. Әсбапның артында ничек итеп сүзлек төзү үрнәге бирдек. Сүзлекне тел өйрәнгән кеше үзе төзергә тиеш. Шулай иткәндә тел өйрәнү нәтиҗәлерәк була.

Китапка башкорт теле курсларына йөрүчеләр төзегән текстлар һәм сүзбәйләнешләр дә кертелде. Фән өлкәсендә эшләгән, доцент, фән кандидатлары түгел, ә гади кешеләрнең ничек итеп тел үзләштерүе исәпкә алынды. Редакторлап, алардан сорап, шушы кулланманы бергәләп эшләп чыгардык. Фотолар да шушы курсларга йөрүчеләрнең фотолары. Алар да үз өлешен кертте бу китапка.

— Шулай да видеоларда субтитрлар урыс телендә бара.

— Видеоларда кайбер җөмлә төзелешләре авыррак, шуңа күрә урыс субтитрлары калдырыйк дидек.

— Сез Уфада башкорт теле курсларын башлап җибәрүчеләрнең берсе булдыгыз. Бүген шәһәрдә башкорт теле курслары табып буламы?

— Беренче курсларны 2019-2020 елларда Башкорт телен саклау фонды белән бәйсез рәвештә ике мәйданда башлап җибәргән идек. Ул вакытта бер-беребезне белми идек. Хәзер инде берләшеп, бу курсларны дәвам иттерәбез. Сентябрь ахырыннан янә башланды. Хәзер безнең башлап өйрәнүчеләр төркеме дә, дәвам иттерүчеләр дә бар. Шулай ук онлайн төркем бар. Анда Башкортстан районнарыннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән, Төркиядән, Казакъстаннан укучыларыбыз бар.

БУ ТЕМАГА: Башкорт телен укытуның яңа федераль програмнары расланган


— Алар ничә яшьтә һәм башкорт телен өйрәнүгә нинди мотивация белән килә? Бер уйласаң, бүген милли телләрнең кулланылышы кими, аларга ихтыяҗ зур түгел.

— Мин дә шулай дип уйлый торган идем. Бәлки, без Башкортстанда яшәгәч, чынлап та, башкорт телендә сөйләшүгә, аны ишетүгә исебез китмидер. Без үз җиребездә яшибез, һәркөн башкорт телендә сөйләшкән кешеләрне, табигатебезне күрәбез, үз телебездә сөйләшәбез. Ә чит илләрдә яки өлкәләрдә яшәүче кардәшләр шулкадәр сагынып, теләп киләләр дәрескә. Мәсәлән, бабай улын һәм оныгын китерә. Безнең курсларга йөрүчеләр арасында яшьләре 70тән арткан Шамил һәм Рамил агалар бар. Алар яшьләргә үрнәк булып торалар, үз тормышларындагы вакыйгаларны сөйлиләр, моны башкортча сөйлиләр. Алар шулай итеп мохиткә кертеп җибәрә. Кайвакыт элек кулланылган сүзләрне китереп чыгаралар.

— Алар башкорт телен белеп килгән булып чыгамы? Телләрен шомартыр өчен йөриме?

Чит илләрдә яшәүче кардәшләр шулкадәр теләп киләләр дәрескә

— Әйе. Рамил ага телне онытмас өчен йөрим ди. Шамил ага элек читтә яшәгән, Башкортстанга күчеп килгәч, улын һәм оныгын Башкортстанның тарихын, башкортларның гореф-гадәтләрен өйрәтер өчен китерде. Егетләр-кызлар да, апалар да күп. Кайбер егетләр иртән башлангыч төркемгә киләләр дә, аннары дәвам иттерүче төркем белән дә кала. Аңламасалар да, утыралар. Искитмәле бу, әгәр дә аларга башкорт теле кирәкмәсә, ял көннәрендә килеп тә йөрмәс иде. Чын илсөяр кеше шулай буладыр ул.

— Үзегез бу курсларны уздыргуа нинди мотивация белән киләсез? Бушка эшлисез, сезгә бу эштә нәрсә көч бирә?

— Мин мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләдем, балалар бакчасында да, башлангыч сыйныфларда да, көллияттә тә, университетта да. Тәрҗемәче дә булып эшлим, эшләвемне дәвам итәм. Укытучы эшен шулкадәр яратам. Мин башкаларга нәрсә бирә алам? Менә шушы белемемне. Тел өйрәтү методикасын. Җәмгыятькә файда китерә алырдай меценат та түгелмен, уртаклашыр байлыгым да юк, укыта гына беләм. Шимбә көнне бәйрәмгә барган кебек барам. Чөнки монда башкорт телен чынлап та өйрәнергә теләгән кешеләр килә. Ничектер берәр сәбәп белән бара алмасаң, шул кешеләргә хыянәт иткән кебек тоясың. Миңа ошый, арымыйм.

Ләлә Сафина башкорт теле курсларында

— Телнең сакланышы, телнең үсеше сезнең кебек тел активистларыннан гына тора бугай.

— Безгә бер-беребез белән методикаларны, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып эшләсәк, бәлки бу эш алга да китәр иде. Туган тел укытучылары әз түгел. Алар башка укытучылардан берничә адым алда торырга тиеш. Безгә җәмгыятьтән игътибар күп. Туган телебез белән урыс телен белү генә җитми. Математика, биология укытучылары өчен бер тел дә җитәдер. Ләкин туган тел укытучыларын башка дәрәҗәдә әзерләргә кирәк. Моның белән университетлар шөгыльләнергә тиеш. Туган телне өйрәткән кеше берничә тел белергә һәм чагыштырып өйрәтергә тиеш. Чагыштырып өйрәткәндә, тел тизрәк өйрәнелә. Хәзерге балаларны бер тел белән генә кызыктырып булмый.

— 2022 елның февраленнән соң Башкортстаннан да чит илләргә күчеп китүчеләр күп булды. Моңа кадәр дә чит илләрдә башкортлар күп яши иде. Эмигрантларда туган телне саклау проблемы килеп туа. Бала Русиядә яшәгәндә урыс телендә белем алган, өйдә әти-әниләре башкорт телен саклап калырга тырыша, чит илдә шул ил телен белү кирәк. Әле моңа өстәп тагын бер чит тел өйрәнү таләбе дә куелырга мөмкин. Балалар мондый йөкләнешне күтәрә аламы?

Туган телне өйрәткән кеше берничә тел белергә һәм чагыштырып өйрәтергә тиеш

— Балаларны фикерләү куәте зур, аның баш мие нык сыгылмалы. Алар телләрне тиз үзләштерә. Кеше өчен бер тел доминант була. Әйтик, сезнең өчен ул татар теле. Әлеге вакытта бу тел сезнең өчен актуаль, сез анда күбрәк аралашасыз. Ләкин мохитегезне үзгәртсәгез, мәсәлән, башкорт яки урыс телле мохиткә килеп керсәгез, шул телләр доминантка әйләнә, ә татар телен сандыкка салып торасыз. Ул беркая да китми, сакланып тора. Уңайлы мохиттә тагын ярылып килеп чыга. Балага 3 яшькә кадәр, бакчага барганчыга кадәр туган телне салу мөһим. Бакчада ул урыс теленә өйрәнә, һәм ул беренче телгә әйләнә. Бала башкорт телен оынтмый, ләкин аны сандыктан әледән-әле чыгарып торырга кирәк. Башка телләр белән дә шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып бер мисал китерәм. Бервакыт чит ил делегациясе өчен тәрҗемәче булып эшләдем. Шунда бер кеше бик борчылып утыра, ни булды дип сорыйм, дөрес тәрҗемә итмим микән дип уйлыйм. Ә ул Русиягә килгәнче өч ел атнасына ике тапкыр урыс теле курсларына йөрдем ди. Әмма Русиягә килдем, берни аңламыйм ди. Мин аңа әйттем: өч көн йөрегез, аннары өченче көн ахырына сөйләшә башларсыз дидем. Шулай булып чыкты да.

Аннары тел өйрәнгәндә бер укытучыны гына тыңларга ярамый, аның гына сөйләү стилендә өйрәнгәннән соң башкаларны аңлау авыр була. Шуңа күрә төрле жанрдагы җырлар да тыңларга, фильмнар да карарга кирәк.

БУ ТЕМАГА: Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорыйлар


— Бүген мәктәпләрдә мәҗбүри укыту юк. Башкорт ата-анасы баласын башкорт мәктәбенә яки башкорт телен сайласын өчен ни дияр идегез?

— Әти-әниләргә шулай дип әйтергә кирәк. Тормыш - ул тар гына бер сукмак түгел, аның төрле тармаклары, юллары бар. Һәм тормышта төрле нәрсәләр белән очрашырга, төрле хәлләргә эләгергә мөмкин. Һәм балаларның бөтен алган белемнәре киләчәктә кирәк булуы ихтимал. Баланың киләчәгенә үзебезнең каланчадан гына карарга тиеш түгелбез. Без балага яхшылык телибез бит, ул тормшыта алдынгы карашлы, уңышка ирешкән кеше булыр дип уйлыйбыз. Ләкин иртәге көннең ничек булуын беребез дә белмибез. Әйтә алмыйбыз, бу кирәк, ә бу кирәк булмаячак дип. Аннары мәктәптә туган телне өйрәтү баланың физик һәм психологик халәте өчен дә яхшы. Эшчәнлеге алышына. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда бөтен предметны бер укытучы укыта диярлек, ә милли телләрне башка укытучы. Бала башка укытучыга бара, ул көчергәнешлектән дә арына. Икенче укытучы белән очрашачак, ул аңа тагын нидер бирәчәк, икенче караш булачак, бәлки, баланың дөньяга карашы тагын да яхшырак якка үзгәрер. Киресенчә, куанып бирергә кирәк.

Аннары туган телләр дәресләрендә мәдәниятне дә өйрәнәсең, халык иҗатын да, башкортларның, татарларның, башка халыкларның дөньяны ничек танып белүен дә. Ата-әниләр белән дөрес итеп сөйләшергә, шушыларны аңлатып бирергә кирәк.

— Әти-әнидә шундый дилемма туа: башка укучылар урыс телен сайлыйлар, алар БДИны яхшырак бирәчәкләр, ә башкорт телен сайлаучылар нишләр?

Тел — ул математика, мантыйк кебек. Ничә тел беләсең, шулкадәр ныграк логик фикерләвеңне үстерәсең

— Аннан куркырга кирәкми. Башкорт яки татар телен укыган бала урыс телен начар үзләштерә дигән фикер белән килешмим. Урыс телендә генә сөйләшкән балалар арасында да имтиханны начар бирүчеләр күп. Тел — ул математика кебек. Ул — логика. Ничә тел беләсең, шулкадәр ныграк логик фикерләвеңне үстерәсең. Шуны да аңлап җиткерсәләр, бик яхшы булыр иде. Бер укытучы да, бер фән дә беркайчан да начарлыкка өйрәтми, киресенчә, дөньяны киң итеп танып белергә өйрәтә. Шуны аңлатырга кирәктер. Югары уку йортында да эшләдем. Кайбер студентларның фикерләү дәрәҗәсе бик тар, алар элементар әйберләрне белми. Без укытучылар гаиләсе, ирем дә университетта укыта. Шуны күзәтәбез, елдан ел фикерләү дәрәҗәсе тар булган балалар килә. Бу эчне бик пошыра. Ул техник вузлар өчен дә проблема, һуманитар вузлар өчен дә. Шуңа күрә баланы төрле яктан үстерергә кирәк. Ата-аналар балалар өчен җаваплы бит. Бөтен фәннәр дә бер-берсе белән бәйләнештә тора. Мәктәптә бию, шахмат түгәрәкләре булсын - аларны да үстерергә кирәк. Элекке дворяннарны алыйк, бик күп телләр өйрәнгәннәр, музыка, шахмат - мотлак өйрәнелергә тиешле әйберләр булган.

БУ ТЕМАГА: "Башкорт һәм татар телләре ясалма интеллект ярдәмендә исән калачак"


— Урбанизация көчле бара, башкортлар да шәһәрләргә күчеп яши. Авылда азмы-күпме телне саклап булса, шәһәрдә бу бигрәк тә авыр. Шәһәр шартларында туган телне саклауның төп юллары нинди була ала?

— Баланың теле туган телдә ачылсын. Беренче 3 ел баланың урыны әти-әнисе янында. Әти-әни татарча яки башкортча сөйләшсә, шул тел белән аның теле ачылса, нигезе шул була. Гаилә коручылар шуны уйларга кирәк. Үземнең балалардан күзәтәм, аларның телләре башкорт-татар телендә ачылды. Татар каенанам алараны карашты. Өлкән кызым техник вузда укуга карамстан, башкорт телендә яхшы сөйләшә, хәтта афоризмнар кыстырып җибәрә. Димәк, ул сүзләрне кайчандыр ишеткән. Туган тел бәләкәй чакта салынган, туган телгә мәхәббәт салынган икән, ул барыбер килеп чыгачак. Аңа орлык салынган була.

— Уку әсбабына кире кайтып, аның дәвамы булыр дип уйлыйсызмы? Тагын ниләр җитми башкорт телен өйрәнү өчен?

— Шушы такым белән балалар өчен дә бер кулланма чыгарырга дигән уй бар. Узган ел Герцен университеты методистлары белән эшләгән идем, аларның киңәшләрен тотып, балалар өчен дә шундый уку әсбабы чыгарырбыз дип уйлыйбыз. Бездә башкорт теле дәрестән тыш та кертәләр, шунда кулланырга әйбәт булыр иде. Гомумән, тел өйрәнү буенча, нинди генә тел булмасын, уку әсбабы күп булырга тиеш, укытучы үзенең аудиториясенә карап сайлап алырлык булсын. Әлбәттә, мәктәптә без програмда каралган дәреслекләрне генә кулланырга тиеш. Ләкин дәрестән тыш сайлау мөмкинлеге кирәк.

Урыс телен өйрәнү өчен нинди генә китаплар, кулланмалар юк. Алар бик кызыклы язылган. Ул китаплар аша гомумән Русия белән дә танышырга була. Заманалар башка, хәзер без "га-га-га, казлар китте елгага" дип авазлар куеп кына утыра алмыйбыз, яңача укытырга кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!