Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт һәм татар телләре ясалма интеллект ярдәмендә исән калачак"


Илдар Киньябулатов
Илдар Киньябулатов

IT-белгеч, күпсанлы башкорт проектлары авторы Илдар Киньябулатов фикеренчә, милли активистларга бүген төп игътибарны ясалма интеллект үстерүгә, булган материалларны дигитальләштерүгә юнәлдерергә кирәк. Моның әһәмиятен ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә аңлата.

Март ае азагында Роскомнадзор башкорт IT-берлеге булдырган "Китаптар" сайтын томалаган иде. Шуннан соң сайт җитәкчелеге Роскомнадзорга томалауның хаталы һәм канунсыз булуы турында хәбәр юллады. Дәгъва булган язма бетерелгәч, томалау туктатылды.

Әлеге сайт томалануы, милли телләр үсеше өчен ясалма интеллект әһәмияте һәм Башкортстан хакимияте тарафыннан башкорт теленә булган игътибары турында "Китаптар" сайтының идарәчесе, IT-белгеч Илдар Киньябулатов белән сөйләштек.

— Илдар әфәнде, ахыр чиктә "Китаптар" сәхифәсен томалау сәбәпләре ничек аңлатылды?

Сайт томаланган вакытта күп кенә укучыларыбыз борчылды, безгә хатлар яза башлады, китапларны уку мөмкинлеген ачарга сорады

— Дөресен әйткәндә, без берничә көн моның хакта фикерләштек, төгәл белмәдек. Миңа, сайт идарәчесенә буларак Роскомнадзор юллаган хатларда башкорт галиме Азат Бердинның "О татаро-башкирском этносоциальном симбиозе (Размышления по книге И.М.Лотфуллина и Ф.Г.Ислаева "Джихад татарского народа")" китабына сылтама бар. Татарстан галимнәренең бу китабы әле 2008 елда экстремистик китаплар исемлегенә кертелгән булган икән.

Безнең сайтта урнаштырылган китапчыкта Бердин бу китапны каты тәнкыйть утына тота. Ләкин бу китапны телгә алу гына бөтен ресурсны томалауга китерде. Мин моны трагикомик хәл дип атар идем, шуннан соң безгә Бердинның китапчыгын сайттан бетерергә туры килде, шуннан соң томалау тукталды.

Сайт томаланган вакытта күп кенә укучыларыбыз борчылды, безгә хатлар яза башлады, китапларны уку мөмкинлеген ачарга сорады. Шуңа күрә томалау вакытына без сайтның вакытлы көзгесен ясарга мәҗбүр булдык.

— Бүген "Китаптар" сайтында нинди китаплар бар, сайтны күпме кеше укый?

Елына безнең сайтка 70 меңләп кеше керә

— Хәзерге вакытта сайтта 2 меңгә якын китап урнаштырылган, аларның күпчелеге – башкорт телендә. Елына безнең сайтка 70 меңләп кеше керә, көн саен китапларны укып яки йөкләр өчен йөзләрчә кулланучы керә.

Безнең ике төп юнәлешебез бар: башкорт теле һәм башкорт мәдәнияте. Шуңа күрә без, беренче чиратта, китапларны башкорт телендә урнаштырырга тырышабыз. Башкорт бизәкләре, материаль булмаган мәдәнияткә багышланган китапларыбыз да бар. Китапханәдә бу темаларга китаплар татар, урыс телендә дә бар.

Бу проектны башлап җибәргәндә, безнең планнарыбыз зурдан иде: без китаплардан тыш аудио һәм видео материалларны да, Башкортстан һәм башкортлар турында чит ил әдәбиятын да урнаштырырга теләгән идек. Ләкин бу күп көч, вакыт һәм ресурслар алуын аңладык. Китапны сканлау, текстны тану, ахыргы редакция үткәрү – бу эшләр дә бик катлаулы. Моннан тыш сайтны алып бару, серверларга хезмәт күрсәтү һәм башка эшләр дә бар бит.

"Китаптар" сайтын без үз акчабызга алып барабыз

"Китаптар" сайтын без үз акчабызга алып барабыз. Шуңа күрә соңгы арада ул без теләгән тизлектә үсми шул. Бәлки, томалау сәбәпле бу ресурска игътибар артыр, без сайтны үстерергә яңа көч һәм ресурслар табарбыз дип өметләнәм. Сайт өчен хәзер барлыгы дистәгә якын волонтер эшли.

— "Ихтика" башкорт китапханәсе дә Роскомнадзордан кисәтү хатын алган дип беләбез. Ул сайт белән ни булды?

— Мин белгәнчә, ул сайт редакторлары хәзер көн саен диярлек Роскомнадзордан кисәтү хатларын алалар. Алардан теге яки бу китапны бетерергә таләп итәләр. Ләкин аларны, безне кебек, кимендә кисәтүсез томаламыйлар.

— Бүген Башкортстанда дәүләт тарафыннан башкорт теленә игътибарын ничек бәялисез? Сугыш, Русиядә эчке сәясәт үзгәрешләргә китердеме?

Грантлар бүленә дә кебек, ләкин без дәүләт тарафыннан яңа продуктлар, башкорт теленә, үсешенә йогынты ясаган зур проектларны күрмибез

— Соңгы якынча ике елда игътибар кимеде дияр идем. Аңарчы хакимияткә Радий Хәбиров килгәч, ул башкорт теленә игътибарны азмы-күпме арттырган иде, ул чакта аның өчен тел мәсьәләсе мөһим булды. Ә менә соңгы ике елда бу юнәлеш онытылды. Грантлар бүленә дә кебек, ләкин без дәүләт тарафыннан яңа продуктлар, башкорт теленә, үсешенә йогынты ясаган зур проектларны күрмибез. Димәк, бу мәсьәләгә дәүләт тә азрак игътибар итә, җәмгыять игътибары да башка юнәлешкә киткән дигән сүз.

Күптән түгел генә җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нуриев башкорт түрәләрен тәнкыйтьләгән мәкалә чыгарган иде. Шунда ул башкорт теле үсешенә күп кенә акчалар бүленә, ләкин чыккан проектлар, эшләр күренми дигән проблемны күтәрде.

— 2019 елда сез башкорт телен дигитальләштерүгә юнәлгән зур проектны тәкъдим иткән идегез. Аңа электрон китапханә, нейрочелтәр, тәрҗемәчеләр, субтитрлар базасы белән сайт, балалар өчен аерым ресурс, кушымталар кергән иде. Бу проектлардан нәрсәләрне башкарып булды?

— Бу эшләрне башкару өчен күп кеше һәм күп көч кирәк. Кайбер юнәлешләрне без башлап җибәрә һәм үстерә алдык. Мәсәлән, бездә "Балалар" сайты зур уңышка иреште, анда без балалар, мәктәп укучылары өчен башкорт телендә күпсанлы популяр контентны өстәдек. Бу мультфильмнар да, басма материаллар да, төрле белем бирү әсбаплары да.

Ә менә "Китаптар" сайтында грантны, кызганычка, безгә алып булмады.

Элек планлаштырылган эшләрнең барысы да әлегә дә актуаль. Башкорт теле интернетта яши алсын өчен җитди инфраструктура кирәк, бу зур чыгымнар таләп итә. Без үз өлкәбездә моның өчен эшли алган бар эшне дә эшлибез, әйе, әмма башкорт телен саклау кебек глобаль максат өчен бу җитәрлек булмаска да мөмкин.

— 2019 елда сез шулай ук галим Тимур Мохтаров белән Башкортстанда тел вазгыяте турында хисап чыгардыгыз, анда сез бу өлкәдә төп проблемнарны санап чыктыгыз. Сезнеңчә, соңгы елларда вазгыять үзгәрдеме?

Тел модельләре нигезендә Nllb-200 дип аталган тәрҗемә системын да төзү эше бара, анда башкорт теле бар

— Ул хисапта без тел вазгыятен берничә юнәлештә өйрәндек, шул исәптән аңа мәгълүмати технологияләр һәм дәүләт сәясәтенең тәэсирен дә карадык. Ул чакта барлык юнәлешләрдә хәлләр начар иде. Дәүләт, асылда, тискәре тел сәясәтен алып баруны аңламый иде. Бу башкорт теле хәлен начарлата иде, бу исә башкорт җәмәгатьчелеге арасында канәгатьсезлекне арттыра иде. Хисапта без моның сәбәпләрен аңлаттык һәм киңәшләр бирдек.

Республика хакимияте безнең хисапны күрде һәм җитди кабул итте. Моны без алар башкарган адымнардан күрә алабыз. Белем бирү сәясәте өлкәсендә җитди үзгәрешләр булды: финанслау барлыкка килде, ничек тә булса дәүләт програмы эшли башлады, проектларны грантлар ярдәмендә үстерү эше башланды. Башкорт телен саклау һәм үстерүгә юнәлгән күп кенә проектка ярдәм ала алдык.

Моннан тыш тел өлкәсендә дигитальләштерү мәсьәләсе дә яңа дәрәҗәгә күтәрелде, аның әһәмиятен җәмәгатьчелек тә аңлый башлады. Кешеләр туган телдә белем алу гына түгел, яңа технологияләрне куллану да мөһим икәнен аңлады. Бу өлкәдә без яңа кызыклы проектлар күрәбез, әйтик, програмчы Айгиз Кунафин эшли торган "Һомай" акыллы динамигы.

— Иҗтимагый башлангыч булган тагын нинди кызыклы проектларны атап була?

— "Һомай" үзе – бер проект кына түгел, аның эчендә берничә мөһим юнәлеш һәм эш ята. Акыллы динамикны эшләр өчен телне текстка әйләндерү технологиясе, текстны телгә әйләндерү технологиясе, сөйләмне аңлаучы һәм аны эшкәртә алган ясалма интеллекты һәм башкалар кирәк. Димәк, бу бер генә продукт түгел, бу өлкәдә мөһим бер тармак.

Ясалма интеллект — телләр өлкәсендә һәм телгә карата мөнәсәбәтне тулысынча үзгәртә торган технология

Тел модельләре нигезендә Nllb-200 дип аталган тәрҗемә системын да төзү эше бара, анда башкорт теле бар. Бу проект ясалма интеллект ярдәмендә 200 телдән һәм телгә тәрҗемә ясау мөмкинлеген бирә, башкорт теле моделен кертү белән дә фикердәшләре белән Кунафин катнаша.

Моннан тыш бүген башкорт телендә spell-checker (язылышны тикшерү) проектын да әзерли башладылар. Ул ясалма интеллектны башкортча язылышыны тикшерергә өйрәтәчәк. Ләкин бу проект әле башлангыч стадиясендә генә, бераздан аның турында күбрәк мәгълүмат булыр.

Балалар сайты өчен мультфильмнар ясау эше дә дәвам итә. Мәсәлән, минем хатыным Рүзилә Киньябулатова мөселман темасына багышланган башкорт мультфильмнары сериясен әзерли, аларның берсе инде чыкты. Бу кешеләр үз акчаларын җыю рәвешендә эшләнә торган эш, дәүләт әлегә моңа ярдәм итми.

— Хәзер барысы да ясалма интеллект белән мавыга. Ул милли телләр үсешенә уңай йогынты ясый аламы?

— Ясалма интеллект — телләр өлкәсендә һәм телгә карата мөнәсәбәтне тулысынча үзгәртә торган технология. Моннан башлап без компьютер һәм компьютер технологияләре белән бары тик ясалма интеллект ярдәмендә генә аралаша башларбыз. Ясалма интеллект инде катлаулы сорауларга җавап бирә ала, юрист яки психолог кебек консультация ясый. Ул бөтен телләрдә җыелган мәгълүмат, белемне берьюлы туплый, шуны эшкәртә.

Нейрочелтәргә урысча сорау бирсәң, ул инглизчә булган белемен дә куллана, җавабында бөтен телләрдә җыйган мәгълүматны бирә

Минем "Телләрнең технологик тигезсезлеге" дигән чыгышым бар иде. Технологияләр ягыннан телләр тигез түгел, ниндидер телләр алга китте, башкалар исә арттарак. Технологияләр арту белән кулланучылар саны кеше күбрәк сөйләшкән телләр алгарак китә.

Икенче яктан, ясалма интеллект бер телне генә өйрәнми, ул барлык телләрне бергә өйрәнә. Нейрочелтәргә урысча сорау бирсәң, ул инглизчә булган белемен дә куллана, җавабында бөтен телләрдә җыйган мәгълүматны бирә. Димәк, урыс теленең дә мөмкинлекләре арта дигән сүз.

Башкорт, татар телләренә килгәндә, бер яктан, безнең кайбер технологияләр үсеш алган. Икенче яктан, интернетта безнең телләрнең күләме бик аз. Википедиядәге мәкаләләр күләме буенча да моны күреп була. Димәк, ясалма интеллект өчен безнең телләрдәге материаллар җитми, ул башкорт һәм татар телен камил өйрәнә алмый. Ләкин мин югарыда әйткән тел модельләре, тәрҗемә системнары эшләп китсә, ясалма интеллект үз ягыннан "акыллырак" булып китсә, безнең телләр дә аның бар мөмкинлекләреннән файдалана алачак.

Милли телләрнең киләчәктә саклануы ясалма интеллектка бәйле. Татар яки башкорт телләрен компьютер яхшы гына үзләштерсә, бу телләр бөтен тәрҗемә процессларын оештырып, шул телдә ясалма интеллект ярдәмендә контентны күбрәк, җиңелрәк һәм очсызрак ясап булачак. Димәк, бу телләр үлеп калмаячак, ясалма интеллект ярдәмендә үсеш кичерә алачак. Бу процесска керә алмаган телләр исә юкка чыгачак дип куркам, кызганыч. Татар һәм башкорт телләре ясалма интеллект ярдәмендә исән калачак, дип уйлыйм.

— Соңгы җанисәптә күренгәнчә, урыс теленнән кала барлык диярлек милли телләр югалту кичерде. Башкорт телендә югалту кечкенә булса да, ул бар. Сезнеңчә, бүген бу трендны туктата һәм кире якка җибәрә алган нинди ысуллар бар?

Башкорт һәм татар телләре үлеп калмаячак, ясалма интеллект ярдәмендә үсеш кичерә алачак

— Милли телләрдә сөйләшүчеләрнең кими баруы – күп еллар дәвамында барган процесс, моның объектив һәм субъектив сәбәпләре дә бар. Сәясәтнең дә үз "өлеше" бар. Трендны кире якка җибәрү кыен булса да, мин моңарчы әйткән ясалма интеллект моны эшли ала дип уйлыйм. Шуңа телләр үсеше өчен бүген ясалма интеллект проектларына күбрәк игътибар юнәлтергә кирәк дип саныйм.

Моннан тыш интернетта милли телләрдә күләмен арттыру кирәк, бу да бик мөһим. Бу процесста да ясалма интеллект ярдәм итә алачак. Мисал өчен ул башка телләрдә чыккан язмаларны җиңел генә башкортчага тәрҗемә итә алачак.

Өченчедән, булган материалларны дигитальләштерү кирәк дип тә әйтер идем. Башкорт телендә сканланган, интернетка күчерелгән китаплар, борынгы язмалар, видео-аудио язмалар һәм башка төр күп кенә контент һаман аналог форматында саклана. Аларны эшкәртер өчен, аларны куллану өчен шул материалларны дигитальләштерү кирәк.

Милли телләрне саклау һәм үстерү өчен аларны өйрәтү ысуллары санын арттыру мөһим. Бу төрле әсбаплар, Duolingo кебек кушымталар, курслар, заманча методикалар – бу юнәлештә эшләр тукталмаска, даими барырга тиеш. Бу катлаулы, ләкин гаять әһәмиятле юнәлеш. Элек без бу эштә дәүләткә ышана идек. Дәүләт безнең ышанычны акламады, соңгы елларда шуны аңладык. Димәк, бу эш җәмәгатьчелеккә күчә, җәмәгать башкорт, татар, чуаш һәм башка телләрне өйрәтүне үзе кайгыртырга тиеш.

— Бүген сез Төркиядә яшисез. Русиядән китәргә нәрсә мәҗбүр итте?

— Бер елдан күбрәк мин төрле илләр буйлап сәяхәт итәм, шул исәптән Европа һәм Төркиядә дә йөрим. Бу сәяхәтне мин әле пандемиягә кадәр үк планлаштырган идем, ләкин төрле хәлләр аны тоткарлады.

Мин үземне эмигрант дип санамыйм һәм ватаным белән элемтәне саклыйм, тик минем Русиядәге сәяси хәлләргә бәйле төгәл позициям бар. Мин бу җинаятьчел сугышны башлаган кешеләр ил белән идарә итә алмый дип саныйм. Мин һәрвакыт демократик кыйммәтләр тарафдары булдым һәм авторитаризмга каршы чыктым. Илнең авторитаризм юлыннан баруы коточкыч нәтиҗәләргә китерүен күрсәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG