Русия сәяси тоткыннары 30 октябрьдә бер көнлек ачлык тотарга ниятли

Алексей Навальный

Алар арасында Лилия Чанышева да бар.

Русиянең рәшәткә артындагы һәм сәяси тоткын дип танылган берничә сәясәтчесе һәм иҗтимагый эшлеклесе 30 октябрьдә бер көнлек ачлык тотачагын белдерде. Алар үзләренә теләктәшлек белдерергә теләүчеләрне дә бу чарага кушылырга чакырды.

Мөрәҗәгать тексты Алексей Навальный сайтында чыкты. Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салган Навальныйдан тыш аны Лилия Чанышева, Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза, Даниэль Холодный һәм Вадим Останин да имзалаган.

Мөрәҗәгьтә әйтелгәнчә, чарада катнашучылар 30 октябрь көненә "элеккеге һәм кабат актуаль булган "сәяси тоткын көне" дигән исемен" кайтарырга тели. Хәзерге вакытта бу көнне сәяси золым корбаннарын искә алалар.

Мөрәҗәгать авторлары искәртүенчә, бу көннең тарихы 1974 елның 30 октябрендә башланган. Ул чакта Дубровлагта совет сәяси тоткыннары Кронид Любарский һәм Алексей Мурженко бер көнлек символик ачлык тоткан. Алар моны сәяси тоткын статусларын танысыннар, хат алышу, посылкалар алу чикләвен бетерсеннәр, туганнары белән очрашулар санын арттырсыннар, тулы медицина ярдәме күрсәтсеннәр дип эшләгән.

"Бу көнне ашау - "соңгы эш" булып саналган. Хәтта бөтен ил буйлап төрмә җитәкчелеге бу көнне ашаудан баш тартканнарны штраф изоляторларына һәм карцерларга атып җәза бирсә дә", дип яза Навальный һәм башка авторлар. Алар искәртүенчә, хакимиятләр золым корбаннарын искә алу көнендә чаралар оештырган "Мемориал" җәмгыятен бетерсә дә, "сәяси тоткыннар кабат бар һәм күп".

  • 2021 елның мартында Алексей Навальный Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге колониядә ачлык игълан иткән иде. Ул янына табиб кертүне таләп итте. Оппозиция сәясәтчесе сүзләренчә, медицина ярдәме күрсәтер урынга аны "йокыдан мәхрүм иткәннәр", ягъни "төненә сигез тапкыр уятканнар". Ачлык игълан итүдән башка колониядә башка көрәш чаралары юк дигән иде ул.
  • Өч атнадан соң Навальный ачлык тотудан туктады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!