ХӘМӘС төркеме Израилгә каршы махсус операция уздыруы турында белдерде. Моның сәбәбе дип "Израилнең Иерусалимда Әл-Акса мәчетен мәсхәрә итүеннән" үч алу аталды.
Израил ягы 100дән артык кешенең, Фәләстин медиасы Газзә сызыгында 198 кешенең һәлак булуы турында белдерде.
Израилдә гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху моны сугыш дип атады һәм резервистлар мобилизациясе игълан итте.
ХӘМӘС Израил хәрбиләрен әсирлеккә алу турында да белдерә. Ynet хәрәкәт 35 кешене әсир итеп алган һәм Газзә сызыгына алып чыккан дип яза. ХӘМӘС әсирлеккә генерал Нимрод Алони алынды дип хәбәр итте. Бу мәгълүмат башка чыганакларда әле расланмады.
Шулай да Израил армиясе ХӘМӘСнең илнең көньягында әсирләр алуы, шул исәптән сивил затларны да тоткарлавын раслады. Төгәл саннар әйтелми.
Шулай ук ХӘМӘС Израилнең иң кыйммәтле һәм иң заманча дип саналган Merkava танкын юк итү видеосы да чыгарды.
Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас фәләстин халкы "оккупация гаскәрләреннән" саклану хокукына ия дип белдергән. Аның сүзләрен Reuters агентлыгы китерә.
Көнбатыш илләре ХӘМӘС һөҗүмен хөкем итеп чыкты. Төркия, Русия Согуд Гарәбстаны ике якны бәрелешләрне туктатырга чакырды.
Иран лидеры киңәшчесе Рәхим Савафи ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмен яклап чыкты дип яза Jerusalem Post.
Израил һәм Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый.
1947 елда Британия Фәләстин мәсьәләсен БМОга тапшыра. БМО, төрле вариантларны караганнан соң, фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокуклары барлыгын раслый һәм британ мандатын туктатырга, ә җирләрне ике дәүләткә – яһүд һәм гарәп дәүләтләренә бүләргә тәкъдим итә. Иерусалимга аерым халыкара статус бирү карала.
Шулай итеп, Израил дәүләте барлыкка килә. Һәм ул берничә сугыш дәвамында Фәләстин җирләре исәбенә үз мәйданын арттыра, ә 1967 елда Газзә сызыгын һәм Көнбатыш ярны, шул исәптән Көчыгыш Иерусалимны оккупацияли. Әлеге вакыйгалар аркасында гарәп халкы күпләп күченергә мәҗбүр була. Бу урыннарда яһүд авыллары барлыкка килә. Әлеге хәлләрне халыкара оешмалар хөкем итә.
1974 елда БМОның Гомум Җыены тагын бер кат үз сүзен әйтә: фәләстиннәрнең мәсьәләнең гадел чишелешенә хакы бар. Киләсе елны тиешле Комитет төзелә.
1987 елда, 20 елдан артык хәрби оккупациядән соң, Газзә сызыгында һәм Көнбатыш ярда "Беренче интифада" дип аталган күтәрелеш була. Яшьләр, хатын-кызлар, балалар, эшчеләр – барысы да демонстрацияләрдә, эш ташлауларда катнаша һәм салымнар түләүдән баш тарта. 2000 елда фәләстиннар икенче интифада оештыра.
Ике очракта да протестларны Израил иминлек көчләре бастыра.
1987 елда, "Беренче интифада" вакытында ХӘМӘС төркеме оеша. Ул Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһүдләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.
2007 елда ХӘМӘС Фәләстин идарәсе белән каршылыкка кереп, аның хакимиятен танудан баш тартты һәм Газзә сызыгында үз хакимиятен урнаштырды.
Белешмә: ХӘМӘС
ХӘМӘС (ХӘМӘС, гарәп. حركة المقاومة الإسلامية [Хәрәкәт әл-мукавама әл-исламия], Ислам каршылык хәрәкәте) — Газзә сызыгында хакимлек итүче фәләстин хәрәкәте. Ул 1987 елда Израил оккупациясенә каршы оештырылган Беренче фәләстин интифадасы — күтәрелеше нәтиҗәсендә барлыкка килә. ХӘМӘС хартиясендә Израил һәм яһудләр дошман буларак күрсәтелә.
Әлеге хәрәкәтне төрле террор гамәлләре оештыруда гаеплиләр. Ул Израил, Канада, АКШ, Япония, Европа берлеге, Америка дәүләтләре оешмасы һәм башка илләр тарафыннан террорчы оешма булып танылган. Хәрәкәтнең эшчәнлеге Үрдүн, Мисырда тыелган. Шул ук вакытта ХӘМӘС Русия, Норвегия, Төркия, Кытай, Катар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә танылган һәм террорчы оешма булып саналмый.