Русиядә патриотик тәрбия бирү проектларына чыгымнар ун тапкырга диярлек арткан

Иллюстратив фото

2022 елда бу максатларга 4,9 млрд сум салынган булган. 2023 елда патриотик тәрбия бирүгә 39,7 млрд сум бирелгән. Киләсе елга моның өчен 45,85 млрд сум тотмакчылар.

2024 елда "Русия ватандашларына патриотик тәрбия бирү" федераль проектын тормышка ашыруга 45,85 млрд сум тотарга ниятлиләр. Бу хакта Думага кертелгән бюджет өлгесенә таянып, РБК яза.

2022 елда бу максатларга 4,9 млрд сум салынган булган, димәк киләсе елга бу чыгымнарны ун тапкырга диярлек арттырмакчылар. 2023 елда патриотик тәрбия бирүгә 39,7 млрд сум бирелгән булган.

Басма язуынча, киләсе елга "Беренчеләр хәрәкәте"нә 20,49 млрд сум бирү каралган. Моннан тыш акчаны, әйтик, мәктәпләргә дәүләт символлары сатып алуга (873,8 млн сум), мәктәп мөдирләренең балалар иҗтимагый берләшмәләрен тәрбияләү эшенә юнәлдерелгән чараларга (якынча 20 млрд сум) һәм башкаларга бүләләр.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнә, исал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә. Шулай ук "Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте", дип язылган.
  • Күптән түгел билгеле булганча, Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була. Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин.
  • Быел 1 сентябрьдән укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
  • Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип саный. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде, — ди ул. — Балалар дроннар турында өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!