"Бу экологик фаҗигагә китерәчәк". Казандагы чүп яндыру заводына кытай җиһазы куймакчылар

Мәскәүдәге чүп яндыру корылмасы

Активистлар бу европа технологиясенең начар күчермәсе дип саный һәм түрәләр белән көрәшүдән файда юк ди.

Казан шәһәре янындагы чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. Бу хакта сентябрь азагында Русия вице-премьеры Виктория Абрамченко завод төзелеше белән танышканнан соң әйтте. Аның сүзләренчә, "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара.

Казанда чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония косорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Короновирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде. Узган ел Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.

БУ ТЕМАГА: Чикләүләр сәбәпле Татарстандагы  чүп яндыру заводын кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетерергә телиләр

Абрамченко сүзләренчә, кытай җиһазын урнаштыру алдыннан тагын бер кат экспертиза үткәреләчәк. Моңа кадәр билгеләнгән параметрлардан начар булмаган очракта гына бу технология кулланылачак диде ул.

Чүп яндыру заводы кайчан төзелеп бетәчәге билгеле түгел. Русия вице-премьеры төгәл вакытны әйтүдән баш тартты. Корылма әлегә 25 процентка гына әзер. Завод төзелешенә 5,1 млрд сум акча тотылган.

Русия табигать ресурслары һәм экология министрлыгы документына ярашлы, Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендәге чүп яндыру заводын 2025 елның 31 декабрендә эшләтә башлау ниятләнелә. Тик күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.

"Бу Европа технологиясенең иң начары варианты"

Чүп яндыру заводы кытай җиһазы белән эшләсә экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип саный Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов.

Альберт Гарапов

— Эш шунда, Кытай чүп яндыру технологиясен уйлап тапкан ил түгел, — ди ул Азатлыка. — Бу җиһазны 1950-60нчы елларда Көнбатыш Европа куллана башлады. Әгәр дә "РТ-Инвест" кытайныкына тукталса, бу европа технологиясенең иң начар вариантын куллану булып саналачак. Дөресрәге, бу иске технология булачак, чөнки Европа Кытайга яңасын бирми. Шуңа да бу Европа җиһазыннан күпкә начаррак булыр. "РТ-Инвест" ширкәтенең Кытай җиһазын куярга теләве Казанда экологик фаҗигага китерәчәк.

Гарапов чүп яндыру технологиясенә тулысынча каршы булуын әйтә. 30 сентябрьдә Казанның Ленин мәдәният сарае каршында Кыштым фаҗигасен искә алу уңаеннан узган пикетта да активистлар чүп яндыру заводы төзелешен туктатырга чакырды.

БУ ТЕМАГА: Казанда "Маяк" фаҗигасен искә алдылар һәм АЭТС төзүгә каршы чыктылар

— Теләсә-кайсы чүп яндыру заводы әйләнә-тирәгә диоксин һәм фуран матдәләрен бүлеп чыгара. 2019 елда узган Мәскәү өлкәсе һәм Казан чүп яндыру заводына бәйле безнең экспертизалар шуны күрсәтте, бу технологиядән баш тартырга кирәк. Япония һәм Швейцария ширкәте үз җиһазларын өченче илләргә сата. Ул 3нче дәрәҗәдә чистартуны күдә тота. Европада исә 6нчы һәм аннан күбрәк дәрәҗәдәге чистарту аша уза торган заводлар төзелә. Европада зарарлы матдәләр чыгуына карамастан, инде күп тапкыр низаглар булды. Бу җирлектәге үсемлекләрдә, яшелчәләрдә, тавык итендә, йомыркаларда диоксиннар табылды һәм кошчылык фабрикаларын ябарга туры килде. Күпъеллык тәҗрибәгә нигезләнеп Европа чүп яндыру технологиясеннән баш тартырга һәм цикллы икътисадка күчәргә булды. 2017 елда Европа берлеге чүп яндыру заводлары цикллы икътисадка күчүгә комачаулый дип тә белдерде, — ди ул.

Альберт Гарапов чүп эшкәртү белән хосусый оешмалар түгел, ә дәүләт секторы шөгыльләнергә тиеш дип саный. Ул Татарстанда да цикллы икътисадка күчәргә чакыра. Аныңча, пластик пакет, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан баш тартырга кирәк. Совет чорындагы кебек калдыкларны икенчел чимал итеп куллану, пыяла шешәләрне әйләнешкә кертү һәм чүпне эшкәртү кирәк ди ул.

"Янәшәдә яшәүчеләрдә социаль киеренкелек арта"

"Чиста һава өчен" хәрәкәте вәкиле, юрист Гөлсинә Дәминова сүзләренчә, чүп яндыру заводы төзелгән җирлектә дистәләгән сәнәгать оешмалары эшли. Шул исәптән, "Казаноргсинтез" оешмасы, ТЭЦ-3 урнашкан. Сүз — Казанның Авиатөзелеш районы, "Салават күпере" торак комплексы турында бара. Бу экология өчен зур зыян китерү булачак дип саный ул.

Гөлсинә Дәминова

— Мин моны зур куркыныч тудыра торган хәл дип уйлыйм, — ди ул. — Бу оешмалар барысы да зарарлы җитештерү булып санала. Аларның һәммәсе һавага зарарлы матдәләр чыгара. Монда бит бер сәнәгать оешмасы гына түгел, сүз дистәләгән җитештерү турында бара. Хәзер якындагы торак районнарда социаль киеренкелек көчле. Бүген бу проблемны беркем хәл итми. Зарарлы матдәләрнең таралуы нормадан артып китүе билгеләнгәч, Роспотребнадзор, Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсе оешмаларны административ җаваплылыкка тарта, штраф сала. Шуның белән бетте. Башка берни эшләнми. Әйләнә-тирәгә зарарлы матдәләрнең таралу сәбәпләре ачыкланмый, моны булдырмас өчен төзәтү эшләре эшләнми.

Эре сәнәгать оешмалары торак массивлар барлыкка килгәнче төзелгән. Ни рәвешле сәнәгать зонасында шуның кадәр йорт төзергә була — мин аңламыйм. Бу нигездә социаль ипотекага салынган йортлар, балалы гаиләләр яши торган җирләр. Әгәр шулай икән, димәк, һаваның чисталыгын контрольдә тотарга кирәк. Мин торак йортларны заводларга якын итеп төзергә ярамый иде дип саныйм. Алайса оешмаларны экологик чисталыкны сакларга мәҗбүр итәргә кирәк. Анда яшәүчеләр кайда барырга белми. Алар ипотека түли һәм фатирларын сатып башка урынга күчә алмый.

БУ ТЕМАГА: Осиново каршылыгы: "Куып таратканчы торабыз. Кирәк булса, тагын киләбез"

2023 елның язында "Чиста һава өчен" хәрәкәте исеменнән Гөлсинә Дәминова Татарстан кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итте. Ул Роспотребнадзордан тикшерүләр үткәрүне сорады, дәүләт оешмалары арасында махсус төркем булдырып һавага кайсы оешманың зарарлы матдә чыгаруын ачыкларга чакырды. Нәтиҗәдә, атмосфера бозылуның төп чыганагы дип Химия урамындагы чүплекне күрсәтелде. "Без моның белән килешмибез. Зарарлы матдәләрне эре ширкәтләр дә бүлеп чыгара", ди ул. Бу уңайдан Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсендә җинаять эше дә карала дип өстәде Дәминова.

Аныңча, экологияне саклар өчен кануннарда үзгәрешләр кертергә кирәк. Ул шуңа охшаш мәсьәлә 2018 елда Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасында каралуын искә төшерде. Ул вакытта Мәскәү өлкәсенең чүп яндыру заводын төзүгә анализ ясалды. Шураның тәкъдимнәрен Русия хөкүмәте исәпкә алмады ди ул. Шул сәбәпле, Дәминова Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган депутатларга һәм Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать иткән.

— Алар безнең мөрәҗәгатьне инкарь итте һәм хатны Экология министрлыгына, Роспотребнадзор, Росприроднадзорга төшерде. Безнең мөрәҗәгатькә төгәл җавап ишетмәдек, — ди Гөлсинә Дәминова.

БУ ТЕМАГА: Казан янында төзелүче чүп яндыру заводы 25 процентка әзер, 5,1 миллиард сум тотылган
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Чүп яндыру заводының ачылышын инде берничә тапкыр кичектерделәр.
  • Бу төзелешкә халык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.
  • 30 cентябрьдә Казан активистлары Татарстанда чүп яндыру заводы белән беррәттән Менделеевски районында атом энерготехнология станциясе (АЭТС) төзүгә каршы чыкты. Халыктан имзалар җыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!