Башкортстан Югары мәхкәмәсенә Лилия Чанышева турында 50дән артык уңай бәяләмә килгән

Лилия Чанышева

16 октябрь көнне Лилия Чанышева һәм  Рөстәм Мөлековка чыккан хөкем карарларына шикаятьләр каралачак. Бу уңай бәяләмәләрне дә мәхкәмә шул чакта караячак.

Башкортстан Югары мәхкәмәсенә Лилия Чанышева турында 50дән артык уңай бәяләмә килгән. Аларны имзалаучылар арасында Нобель бүләге иясе Дмитрий Муратов та бар. Бу хакта Чанышеваның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин җиткерә.

16 октябрь көнне Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлековка чыккан хөкем карарларына шикаятьләр каралачак. Бу уңай бәяләмәләрне дә мәхкәмә шул чакта караячак.

"Новая газета" га нигез салучыларның берсе, Нобель бүләген алган Дмитрий Муратов Башкортстан Югары мәхкәмәсенә язган бәяләмәдә Чанышеваны нәтиҗәле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе иде дигән. Әйтик ул халыкның сайлау процессында катнашуын популярлаштырды, Уфа шәһәр шурасына сайлауларда үз намзәтен тәкъдим итте, Куштау шиханын яклады, монополиягә каршы хезмәткә Башкортстанда пиксель чыршылары сатып алулары белән бәйле шикаять җибәрде һәм бу бюджетка 115 млн сумны кайтарырга булышты диелә анда.

Муратов сүзләренчә, Лилия Чанышева хәзер тикшерү изоляторында булса да иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итә. Әйтик ул Уфаның "Йөрүзән" микрорайонында мәктәпләр һәм бакчаларның тулы булуы проблемына бәйле мөрәҗәгатьләр җибәрде диелә.

"Болар барысы да Чанышева Лилия Айрат кызын бары тик уңай яктан гына күрсәтә", диелә бәяләмәдә.

  • 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Тагын бер гаепләнүче – активист Рөстәм Мөлековны экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар, аңа 2,5 ел гомуми тәртипле колония бирелде.
  • Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. 16 октябрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!