Башкортстанның Нуриман районында Павловка сусаклагычы янындагы кыяларның берсендә урнаштырылган тәрене алып ташлаганнар. Республика полициясе "Вандаллык маддәсе нигезендә" (Русия Җинаять кодексының 214 маддәсе 2 өлеше) җинаять эше ачкан. Бу хакта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "АиФ" җиткерә.
Социаль челтәрләрдә тәрене Башкортстан милләтчеләре алып ташлаган дип хәбәр ителә. Шаһитлар басмага әйтүенчә, урында тәртип саклаучылар эшләгән.
"Каһарман кыясына күп еллар элек канунсыз куелган тәре республикада яшәүче башкортлар һәм урыслар арасында җәнҗал чыгарып торды. Кичә төнлә тәрене безнең батырлар сүтеп алуы турында җиткерәбез. Моны хәбәр итүчеләрнең сүзләренә тулысынча ышанабыз. Кем ышанмый, үзе тикшерә ала. Башка безнең җиребездә әрсез рәвештә, басып алу символы кебек ишарәләр булмасын", диелә социаль челтәрләрдә тарала торган хәбәрдә.
Биш метрлы тәрене ун еллап элек гаилә православ аланында ял итүчеләр куйган. Шул чактан бирле ул туристлар арасында билгеле объектка әйләнде.
Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә билгесез затларның чираттагы тәрене алып ташларга җыенуы хакында мәгълүмат йөри, бу юлы Белорет районының Кага авылында урнаштырылганын алып куймакчылар.
- Моңарчы Татарстанда да тәре белән бәйле җәнҗал булган иде.
- 2021 елның декабрендә билгесез затлар Актаныш районындагы зиратта кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлады. Бу вакыйга зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.
- Былтыр 10 июньдә, Актанышта бер православ кешенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәчәген белдерде.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.
- 2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде. Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!