Мәхкәмә Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторына җибәрде
Your browser doesn’t support HTML5
23 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карары чыгарды һәм тикшерү изоляторына җибәрде. Ул 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Русиянең Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаепли.