Тугыз айда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 395,5 млрд сум керем алган

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Бу керемнәрнең 331 миллиарды — Татарстанның үз керемнәре. Миңнеханов "бу безне тынычландырырга тиеш түгел, вазгыять үзгәрергә мөмкин" ди. "Резервлар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк, беренче чиратта — салым бурычларын киметергә. 1 октябрьгә ул 13 миллиард сумны тәшкил итә", дигән Миңнеханов.

Быел тугыз ай эчендә Татарстанның берләштерелгән бюджеты (Мәскәүдән кергән финанс ярдәмне кушып) 395,5 млрд сум керем туплаган, шуның 331 млрд сумы — республиканың үз керемнәре.

Бу хакта республиканың финанс, салым, казна оешмалары җыелышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

"Бу керемнәрнең күләме безне тынычландырырга тиеш түгел. Керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Хәзерге шартларда вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин", дигән ул.

Татарстан президенты искәртүенчә, хәзер беренче чиратта торган мәсьәләләрне һәм социаль бурычларны үтәү өчен "кырыс финанс дисциплинасын сакларга, ныклылык запасы булдырырга кирәк"

Аның әйтүенчә тугыз айда нефть-газ комплексы, химия һәм нефть-химия җитештерүе оешмаларының, шулай ук кайбер машина төзү оешмаларының керемнәреннән түләгән салымы сизелерлек дәрәҗәдә азайган.

"Резервлар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк, беренче чиратта - салым бурычларын киметергә. 1 октябрьгә ул 13 миллиард сумны тәшкил итә", дигән Миңнеханов.

  • Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү сәясәте һәм Русиягә кертелгән нефть эмбаргосы аркасында республика бюджеты керемнәрен югалтуы хакында белдерде. Бу хакта ул 2023 елның беренче яртыеллыгына җыелган салымнар һәм бюджет үтәлешенә багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә әйтте.
  • Ярты ел эчендә Татарстандагы 39 эре ширкәтнең салымнарны киметүе дә әйтелде. Шуларның 24 проценты зыянга эшли диелде. Мисал өчен, "Татнефть" һәм "Танеко" салымнарны 8,7 млрд сумга, кече нефть ширкәтләре — 2,1 млрд, "ТАИФ-НК" — 1,6 млрд, "Казаноргсинтез" — 1,7 млрд, "ТАИФ" — 1,9 млрд сумга түләүләрне киметкән. Төп сәбәбе — нефть һәм нефть химиясенә кертелгән эмбарго.
  • 2023 елның 5 декабрендә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Ул вакытта Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлады.
  • Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.
  • Татарстан Дәүләт шурасының узган утырышында депутатлар Татарстан бюджеты дефицитын 2023 ел ахырына кадәр 68 процентка арттыруны хуплады. Казна кытлыгы 45,4 млрд сумга җитәчәк. Ел ахырына кадәр бюджет кереме якынча 21,5 млрд сумга, чыгымнар 44,5 млрд сумга артыр дип көтелә. Узган ел Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!