Екатеринбур үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Башкортстаннан Василий Сидоркинның шикаятен кире каккан. Сидоркин үзенә медицина ярдәме күрсәтелмәгән килеш хәрби комиссарның хезмәт итә торган урынга җибәрүен канунсыз дип тануны сораган булган.
Шулай ук ул "428 хәрби һоспитале"нең 4нче филиалындагы табиблар комиссиясе биргән нәтиҗәне дә шикаять иткән - аны хәрби хезмәткә "вакытлыча гына яраксыз" дип тапкан булганнар. Бу хакта "КоммерсантЪ-Уфа" яза.
Сидоркин Башкортстан, Стәрлетамак һәм Стәрлетамак районының хәрби комиссарларын, "428 хәрби һоспитале" филиалын җавапка тартуны сорады.
Апрель аенда Сидоркинның дәгъваларын Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе кире каккан. Үзенең шикаятендә ул контрактының вакыты чыкканын искәрткән. Мәхкәмәнең бәйсез медицина экспертизасы уздырмавына да дәгъва белдергән.
Мәхкәмә тикшерүләре вакытында ачыкланганнардан күренгәнчә, Василий Сидоркинның сул җилкәсе һәм беләге ярчык ярасы алган. Һоспиталдә дәваланганнан соң, аңа "Г" категориясе билгеләгәннәр һәм авыру сәбәпле ял бирелгән. Аннары ул медицина ротасында дәваланган. Василий Сидоркин билгеләнгән вакытка хәрби бүлеккә килеп җитмәгән. Эзләүдән соң аны элек хезмәт иткән урынына кайтарганнар.
Аппеляция мәхкәмәсе шикаять итүченең медицина ярдәме алу хокуклары бозылмаган дип тапкан, шулай ук бәйсез экспертиза үткәрү өчен бернинди сәбәп күрмәвен әйткән. Контракт вакыты бетүе турындагы дәлил дә исәпкә алынмаган, чөнки мобилизация канунына күрә, хәрби хезмәткәрләр белән төзелгән контрактлар мобилизация бетү турындагы фәрман чыкканчы үз көчендә кала.
- Контракт белән хезмәт итүчеләрне хезмәт вакыты чыкса да, азат итмәүләре турында хәбәрләр даими ирешеп тора. Әйтик "Алга" батальоны солдатлары дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итте, Казандагы мәхкәмә моны кире каккан иде.
- Азатлык Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында язып чыккан иде. Альфред Галимовның туганы да энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.
- Думада мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.
- Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизация белән алынган, шушы көннәрдә ялга кайткан Татарстан хәрбие белән очрашып, фронттагы хәлләр хакында сөйләште. Ул сугышны әле тиз генә тәмамланмаячак, берничә елга сузылачак дип фикер белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!