Мәскәү Татарстанның 7,9 млрд сум бурычын сызып ташлаган

Шул ук вакытта ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 12 млрд сумга арткан.

Русия финанс министрлыгы Татарстанның 7,88 млрд сум күләмендәге федераль бюджетка бурычын сызып ташлаячак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин карарында әйтелә.

Документта әйтелгәнчә, 2022 елда бурычлар төбәкләрдәге инвестицион проектлардан федераль бюджетка күчерелгән салым керемнәренә карап чигерелә. Сүз яңа җитештерү өчен транспорт, энергетик һәм коммуналь инфраструктуралар булдырырган җирлекләр турында бара.

Русия хөкүмәте барлыгы 12 төбәкнең 8,23 млрд сумлык кредит бурычын сызып ташлаган. Төбәкләргә чигерелгән сумманың 95,77 проценты Татарстанга туры килә. Әйтик, Башкортстанга бары 1,8 млн сум бурычын гына чигергәннәр.

Финанс министрлыгының 1 октябрьгә мәгълүматына күрә, Татарстанның дәүләт бурычы 115,5 млрд сум тәшкил итә. Шуларның 109,3 миллиарды — федераль бюджеттан алган кредитлар. Соңгы ике елда Татарстанның дәүләт бурычы артуы күзәтелә. Ел башында ул 103,5 млрд сум күләмендә иде, федераль кредитлар 98,5 млрд сум тәшкил итте.

Быел Татарстан федераль бюджеттан өстәмә кредитлар алды.

Узган ел Мәскәү Татарстанның 1,7 млрд сум бурычын сызып ташлады. Нәтиҗәдә, республика кредитның 3,8 млн сум күләмендәге процент өлешен түләмәде. Татарстан 2034 елга кадәр 73 млрд сум бурычын чигерергә өметләнә.

Быелның тугыз аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 395,5 млрд сум керем алган. Рөстәм Миңнеханов "бу безне тынычландырырга тиеш түгел, вазгыять үзгәрергә мөмкин" диде. Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде.

2024 елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!