Казанның Яңа Савин район мәхкәмәсе сәясәт белгече Руслан Айсинга 40 мең сум күләмендә штраф салган. Штраф аңа үз телеграм-каналында "ят агент" булуы турында тамга куймавы өчен салынган.
Мәхкәмә мәгълүматына күрә, беренче тапкыр канун бозуны август уртасында теркәгәннәр, 14 сентябрь көнне аңа карата "Ят агент эшчәнлеге тәртибен бозу" маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелгән.
Руслан Айсин үзе аңа штраф салу турында аңа шалтыраткан журналистлардан белгән. Моңарчы аңа берничә тапкыр Роскомнадзордан "ят агент" тамгасын куймау турында кисәтү хаты килгән.
— Мин бу "ят агент" статусын да инкяр итәм, штрафны да түләргә җыенмыйм. Ят агентлык бар кануннарга да каршы килә, сүз иреге, тел иреге, вөҗдан иреге бар. Бу минем эчке принципларыма каршы килә, мин дәүләт уеннарында катнашырга җыенмыйм, — дип белдерде ул Азатлыкка.
Аның сүзләренчә, берничә административ штрафтан соң аңа карата җинаять эшен ачарга мөмкиннәр. "Мин моңа әзер", диде ул.
Русия Юстиция министрлыгы сәясәт белгече, татар милли активисты Руслан Айсинны "ят агент" дип быел 23 март көнне атады.
БУ ТЕМАГА: "Кавказ һәм Идел-Урал халыкларының максаты бер — колониаль басымнан арыну"Юстиция министрлыгы фикеренчә, Айсин "дәүләт оешмалары турында дөрес булмаган мәгълүмат тараткан" һәм сугышка каршы чыгышлар ясаган. Сәясәт белгечен исемлеккә кертүне алар шулай аңлаткан.
Айсин үзе Азатлыкка белдергәнчә, бу аның өчен көтелгән хәбәр булган. "Бу исемлектә шактый абруйлы һәм хөрмәтле кешеләрне керткәннәр, минем өчен дә бу исемлектә булу – мәртәбә. Мин эшчәнлегемне алга таба да дәвам итәчәкмен, бар көчемне тагын да активрак эшләүгә куячакмын", диде ул.
Руслан Айсин – бәйсез сәясәт белгече, милли хәрәкәт активисты. 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән. Белгеч даими рәвештә Азатлыкка фикерләрен белдерә, "Idel.Реалии"да язмаларын чыгара.
- 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде.
- 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
- 18 октябрьдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаепли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!