Хасавюртта халык Израилдән килүчеләрне кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп иткән

Иллюстартив фото

Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә халык янәсе "Израильдән килгән качакларны" кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп итәргә дип "Фламинго" һәм "Киев" кунакханәләренә килгән.  "Медиазона" хәбәр итүенчә, алар кунакханәләргә кереп бүлмәләрне тикшергән.

Моннан соң, "Фламинго" кунакханәсе ишекләрендә: "Чит илдән Израил ватандашларына (яһүдләргә) керү тыела! (һәм монда яшәмиләр!)" дигән язу пәйда булган.

"ЧП Дагестан" телеграм каналы язуынча, көндез Хасавюртта яшәүчеләр кунакханә янында соры костюмлы һәм озын сакаллы "Израиль ватандашына охшаган йөзле" кешене күргән. Шулай ук, "Утро Дагестана" телеграм каналы "Хасавюрттагы "Фламинго" кунакханәсе яһүдләр белән тулы" дигән аноним мәгълүмат бастырган. Шул ук каналда "Чемодан - вокзал - Биробиджан!" дигән постта Израилдән килүче юлчыларны шәһәргә кертмәс өчен һава аланында ук каршы алып озатырга чакырулар турында язылган.

28 октябрьдә Карачай-Чиркәс башкаласында берничә йөз кеше митингка чыккан. Baza хәбәр итүенчә, алар хакимияттән Израилдән килүчеләрне төбәккә кертмәүне, ә соңрак булган яһүдләрне дә республикадан куып чыгаруны таләп иткән. Чарага 500ләп кеше җыелган диелә.
Фәләстин тарафлы митинглар 7 октябрьдә башланган Фәләстин-Израил низагыннан соң Төньяк Кавказның күп кенә шәһәрләрендә уза.

ХӘМӘС контролендә булган Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, сугыш башланганнан бирле төбәктә 8000дән артык кеше үлгән. Израиль ягында үлүчеләр саны 1400 кеше. 229 кеше ХӘМӘС сугышчылары тарафыннан тотык итеп алынган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!