Дагыстан сәламәтлек саклау министрлыгы Махачкала һава аланындагы тәртипсезлекләрдә 20дән артык кешенең яралануын җиткерде

29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.

Дагыстан сәламәтлек саклау министрлыгы 30 октябрьдә Махачкала һава аланында булган тәртипсезлекләрдә 20дән артык кешенең яралануын җиткерде. Ун кешене хастаханәгә яткырганнар, аларның икесе бик авыр хәлдә. Яралыларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Baza Телеграм-каналы алты полиция хезмәткәренең һәм дүрт сивилнең яралануын хәбәр итә.

29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "зурлар кебек каршы алырга" һәм андагы юлчыларны шәһәргә үткәрмәскә чакырдылар.

Һава аланына ОМОН хезмәткәрләре килде, әмма алар низагны булдырмый кала алмады.

Башта протест белдерүчеләр һава аланыннан чыгу юлында кешеләрнең документларын, машиналарын тикшермәкче булды, аларның Израилдән булып-булмавын ачыкларга теләделәр. Яһүдләрне эзләгән вакытта протест белдерүчеләр төркеме хәтта ОМОН машинасын да тентеде.

Чара башланып берничә сәгать узгач җыелган кешеләр төркеме киртәләрне ишеп һава аланы биләмәсенә үтеп керде. Алар антисемит шигарьләр кычкырып һәр бүлмәне тикшерде.

Полиция бернинди чаралар да күрмәде, алар бары тик җыелышучыларның хәлен "аңлауларын", аларның үзләре өчен "чит булмавын" әйтеп, аларны тынычландырырга тырышты.

Кешеләр очыш кырына үтеп кергәннән соң, һава аланына Росгвардия сугышчылары керде. Дагыстан тикшерү комитеты киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

Тәртипсезлекләрдә катнашкан 150дән артык кеше ачыкланган аларның 60ы тоткарланган.

Мөгаен бу Чечнядагы сугыштан соң Русия хакимиятләре берникадәр вакытка зур шәһәр һава аланына контрольне тулысынча җуйган беренче очрактыр. Һава аланы 6 ноябрьгә кадәр ябык булачак дигәннәр иде. Соңрак Росавиация төзәтмәләр кертте һәм Махачкала һава аланының очып килүләр өчен ябылуы якынча 31 октябрь, Мәскәү вакыты белән 2:59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк дип белдерде.

Русиянең баш раввинатының Дагыстандагы вәкиле Овадья Исаков республикадан яһүдләр җәмгыятен эвакуацияләргә туры килүе бар, дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Дагыстанда 600-800 яһүд гаиләсе яши. Дербент шәһәрендәге җәмгыять - төбәктә иң борынгыларыннан берсе, төрле белешмәләргә ярашлы, анда яһүдләр IV һәм VII гасырлар арасында килеп урнашкан.

  • Фәләстин тарафлы митинглар 7 октябрьдә башланган Фәләстин-Израил низагыннан соң Төньяк Кавказның күп кенә шәһәрләрендә уза.
  • 28 октябрьдә Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә халык "Израильдән килгән качакларны" кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп итәргә дип "Фламинго" һәм "Киев" кунакханәләренә килде. Аларның кунакханәләргә кереп бүлмәләрне тикшерүе хәбәр ителде.
  • 28 октябрьдә Карачай-Чиркәс башкаласында берничә йөз кеше митингка чыкты. Baza хәбәр итүенчә, алар хакимияттән Израилдән килүчеләрне төбәккә кертмәүне, ә соңрак булган яһүдләрне дә республикадан куып чыгаруны таләп иткән. Чарага 500ләп кеше җыелган.
  • Хакимият вәкилләре тәртипсезлекләр оештыруда чит ил көчләрен һәм "Русия дошманнарын" гаепли. Төньяк Кавказ мөфтиләре антисемит чараларга каршы чыкты һәм аларны провокаторлар чыгара дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!