Якшәмбе Газзә сызыгына һуманитар ярдәм төялгән 33 йөк машинасы узган

21 октябрьдән башлап Мисыр белән Газзә сызыгы чигендәге Рафах үткәрү пункты аша 117 йөк машинасы узган. БМОда бу бик аз дип саныйлар.

29 октябрь, якшәмбе көнне Газзә сызыгына 33 йөк машинасы узган. Бу - һуманитар ярдәм кәрваннарын кертү торгызылганнан бирле иң зур ярдәм кергән очрак.

Йөк машиналары Хәмәс радикаль төркеме контролендәге фәләстин җирләрендә яшәүчеләргә азык-төлек, су һәм медицина кирәк-яраклары китерде.

БМО хәбәренчә, 21 октябрьдән башлап Мисыр белән Газзә сызыгы чигендәге Рафах үткәрү пункты аша 117 йөк машинасы узган. БМОда бу бик аз дип саныйлар.

7 октябрьдә Израилгә Хәмәс сугышчылары һөҗүм иткәннән соң, Израил хакимиятләре Газзә сызыгына электр, азык-төлек һәм су җибәрүне туктатты. Аңа кадәр Газзәгә һуманитар ярдәм һәм сәүдә йөкләре белән һәр көн 500ләп йөк машинасы керә иде.

28 октябрь, шимбә көнне элемтә төзексезлеге аркасында төбәккә бер генә һуманитар йөк кәрваны да килмәде. БМОның Якын Көнчыгыш агентлыгы йөк машиналарын уздыруны көйләп тору өчен төрле тарафлар белән элемтәгә чыга алмады.

Газзәдәге вазгыятьне анда эшләүче халыкара оешмалар һуманитар кризис яки фаҗига дип атый. Электр юк, ягулык, су, дарулар һәм мөһим булган башка тауарлар белән проблемнар күзәтелә.

БМОның фәләстин качакларына ярдәм агентлыгы хәбәренчә, якшәмбе көнне берничә мең кешелек төркем агентлыкның Газзәдәге келәтләренә бәреп кергән. Бу келәтләрдә азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар саклана. Кешеләр он һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне алып чыккан диелә.

"Халыкның ихтыяҗлары бик зур. ә без ала торган ярдәм җитәр-җитмәс һәм эзлекле түгел", диелә оешма хәбәрендә.

Газзә сызыгы белән чиктәге Рафах пунктында булганнан соң Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Хан тыныч кешеләргә һуманитар ярдәм китерүгә комачаулау җинаять булып саналырга мөмкин дип белдерде.

АКШ президенты Джо Байден премьер-министр Биньямин Нетаньяху белән телефоннан сөйләшкәндә Газзә сызыгындагы тыныч халыкка һуманитар ярдәм агымын кичекмәстән һәм нык арттырырга кирәклеген искәртте.

  • 7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Израил Газзә сызыгының тулысынча блокадада калуын игълан итте. Газзә сызыгы ике яклап Израил белән һәм бер яклап Мисыр белән чиктәш.
  • Мисыр Газзә белән чиктәге Рафах үткәрү пунктын ачмады һәм хәтта башка ил паспортлары булган фәләстиннәргә дә чыгарга рөхсәт итмәде. Шулай ук чик буе пункты ябык булу аркасында Газзәгә һуманитар ярдәм кәрваннары үтә алмады.
  • 19 октябрьгә каршы төндә Мисыр Газзә сызыгына һуманитар ярдәм китерү өчен Рафах чик буе пункты аша "тотрыклы коридор" ачылуын игълан итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!