Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды, дип җиткерә "Новая газета". Бүген, 30 октябрьдә Русиянең ирекләреннән мәхрүм ителгән берничә сәясәтчесе Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә ачлык тота башлады.
Бу чараны октябрь башында Алексей Навальный тәкъдим иткән иде. Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салган Навальныйдан тыш аны Лилия Чанышева, Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза, Даниэль Холодный һәм Вадим Останин да имзалады. Моннан тыш чарага Михаил Кригер кушылган. Аларның барысын да хокук яклаучылар сәяси тоткын дип таныды.
Ачлык тотучылар 30 октябрь көненә "элеккеге һәм кабат актуаль булган "сәяси тоткын көне" дигән исемен" кайтарырга тели. Хәзерге вакытта бу көнне сәяси золым корбаннарын искә алалар.
Мөрәҗәгать авторлары искәртүенчә, бу көннең тарихы 1974 елның 30 октябрендә башланган. Ул чакта Дубровлагта совет сәяси тоткыннары Кронид Любарский һәм Алексей Мурженко бер көнлек символик ачлык тоткан. Алар моны сәяси тоткын статусларын танысыннар, хат алышу, посылкалар алу чикләвен бетерсеннәр, туганнары белән очрашулар санын арттырсыннар, тулы медицина ярдәме күрсәтсеннәр дип эшләгән.
"Мемориал" хокук яклау җәмгыяте хисапларына күрә Русиядә хәзерге вакытта 600дән артык кеше сәяси яки дини карашлары өчен эзәрлекләнә.
Соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан: 2014 елда аларның саны 40 кеше булган.
- Навальный тәкъдиме астында имза калдыручыларның барысы да ризыктан баш тарта алганмы - әлегә билгеле түгел. Гадәттә Русия колонияләре хезмәткәрләре мондый чараларны булдырмаска яки туктатырга тырыша. Совет берлеге чорында 30 октябрьдә төрмәләрдә ризыктан баш тарткан өчен штраф изоляторына яки карцерга утыртканнар.
- 4 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
- Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
- Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. Тиздән Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!