Тәре йөреше өчен Казан үзәгендә юллар ябылып торачак

Казанда тәре йөреше. Архив фотосы

Тәре йөреше гадәттәгечә 4 ноябрь көнне үтәчәк. Казан шәһәре башкарма комитеты вәкиле "чараны оештыруга тулы ярдәм күрсәтеләчәген" әйтте. "Тәртип саклау оешмалары иҗтимагый тәртипне һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чараларны күрәчәк" дип искәртте ул.

4 ноябрьдә тәре йөреше узсын өчен Казан үзәгендәге берничә урам өлешчә ябылачак. Бу хакта Казан мэриясе җиткерә.

Шәһәр башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Шакиров әйтүенчә, 4 ноябрь иртәнге сәгать сигезенче яртыда Благовещен чиркәвендә тантаналы гыйбадәт башланачак. Шуннан соң гыйбадәтханәдән тәре йөреше белән китеп, Казан Кирмәне тирәли ураячаклар һәм Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнарыннан үтеп, Богородицкий монастыренә кадәр барачаклар диелә.

Шул сәбәпле 4 ноябрьдә тәре йөреше буласы урыннарда юлларны иртәнге сәгать җидедән 10:30 сәгатькә кадәр ябып торалар. Шулай ук 3 ноябрь кичке сигездән алып 4 ноябрь сәгать 10:30га чаклы Миславский урамын машиналар кую өчен ябып торачаклар.

"Шәһәр хезмәтләре чараны оештыруга тулы ярдәм күрсәтәчәк. Тәртип саклау оешмалары иҗтимагый тәртипне һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чараларны күрәчәк", дип искәрткән Шакиров.

  • Казанда Казан изге ана иконасына багышланган тәре йөреше елга берничә тапкыр уза. Беренчесе - 21 июльдә үтте.
  • Шул ук вакытта әйтик 2020 елда Казан мэриясе Татар иҗтимагый үзәгенә 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән мөселманнарны исә алып Хәтер көнен уздыру өчен сораган мәйданнарын бирмәде. Бу чарада сепаратизмга чакырулар яңгырарга мөмкин дип аны уздыруга рөхсәт ителмәде.
  • Хәтер көне Казанда 1989 елдан бирле уздырылды. Баштагы елларда Ирек мәйданында үтте. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
  • Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирми башлады. Узган елдан бирле чара уздыруга бөтенләй рөхсәт юк.
  • Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!