"Төркмәнстан һава юллары" ширкәте әлегә Русиягә очышлар башкарганда бары тик Казанга гына очачак. Һава ширкәте 1 августта Мәскәүгә очышларын туктаткан иде. Моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.
"Төркмәнстан һава юллары" сайтында әйтелгәнчә, Ашхабадтан Мәскәүгә булган очышлар урынына Ашхабад-Казан-Ашхабад рейсы ачыла.
Казан аша булачак очышлар атнасына биш тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә булыр дип ниятләнә.
Хәзерге вакытта Төркмәнстаннан Русиягә ике һава ширкәте генә оча: "Төркмән һава юллары" һәм Русиянең S7 һава ширкәте, соңгысы очышларын Мәскәү аша дәвам итә.
- Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән пилотсыз очкычларны зарарсызландырулары турында белдерде. Алар моңа Украинаны гаепли, Киев үзе фикер белдерми.
- Дроннар аркасында Мәскәү һава аланнарында очкычларны кабул итү яки очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелә. Бу "Келәм" ("Ковер") планы дип атала. Аларны Мәскәүдәге ачык һава аланнарына да, Русиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәләр.
- Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!