Бүген, 3 ноябрь Казанда Татарстанда ислам финанс системының сынау вакытын тормышка ашыру турында хөкүмәт киңәшмәсе узды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов халыкта шәригать нигезендә эшләүче финансларга кызыксыну арта дип белдерде.
"Быел (ислам финансы өлкәсендә) төзелгән килешүләр, узган елга караганда, ике тапкырдан артып китте", диде ул.
Сынау эшендә Татарстаннан ике финанс оешма — "Ак Барс банкы" һәм "Ак Барс Капитал" катнаша. Тагын ике оешма исемлеккә кертелер дип көтелә.
Аныңча, бу үзгәрешләр чит ил партнерларында да кызыксыну уяткан. Аерым алганда, Иранда эшләүче банк әлеге сынауда катнашырга җыена диде ул. Моңа кадәр Иран дәүләт банкының Казанда бүлеге ачылуы турында хәбәр ителде.
БУ ТЕМАГА: Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ачаМиңнеханов ислам банкингы мөслеман илләре белән хезмәттәшлек итүдә мөһим диде.
"Безгә яңа кораллар кирәк. Ислам банкы өлкәсе классик банк тәкъдим иткән барлык хезмәтләрне күрсәтергә тиеш", диде ул.
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген республикада ислам банкингы өлкәсендә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Бу — кулланучылар һәм бизнес финансы, торак финансы, лизинг, инвестицион килешүләр. Татарстанда ике банк ислам финанслары нигезендә эшләүче дебит карты тәкъдим итә.
"Татарстанда ислам банкингы эше барышында барлыгы 2 меңнән артык оешма финансланды, 1 меңнән артык гаилә торак алды, 7 меңнән артык кешегә банк картасы бирелде", диде министр.
Икътисад министрлыгы социологик тикшерү үткәргән. Анда 450 оешма, шул исәптән барлык диярлек банклар һәм 3,5 мең кеше катнашкан. Алар ислам банкингы систымының эшли башлавын уңай бәяләгән. Бу банкларга яңа мөштәриләр булдырырга һәм санкция шартларында мөселман илләреннән инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк дип белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 39 процентын хезмәт хакы, лизинг, алып-сату килешүләре һәм инвестиция өлкәсе кызыксындырган.
Шул ук вакытта ул халык ислам финанс системының асылын аңлап бетерми һәм белгечләр җитми.
БУ ТЕМАГА: Русиядә ислам банкингын Татарстан белән Башкортстанда да сынап караячакларУзган ел Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун өлгесен карый башлады. Ул быелның җәендә генә кабул ителде.
Ислам финансларын сынау вакыты 1 сентябрьдән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк. Русия хөкүмәте каршында экспертлар шурасы төзеләчәк. Алар канунга үзгәрешләр кертү уңаеннан тәкъдимнәр кабул итәчәк.
Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.
Белешмә: Ислам банкингы
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!